25 август – татар каһарман-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне. Нәкъ ул көнне 1944 елда фашистлар аларны Берлиндагы Плётцензее төрмәсендә җәзалап үтергәннәр.

Ел саен Петербург татар җәмгыяте вәкилләре бу көнне Васильевский утравы Урта проспекты һәм Гаванская урамы чатындагы скверга Муса Җәлил һәйкәле янына аның шигырьләрен һәм батырлыгын искә алырга җыелалар. Бу ел да искәрмә булмады.

Муса Җәлилгә багышланган тантаналы-матәмле чарага якынча утыз кеше килде. Алар арасында Санкт-Петербург татар җәмәгать эшлеклеләре, Советлар Союзы Каһарманы Муса Җәлил исемендәге Санкт-Петербург Калинин районы 146 гомуми белем бирү мәктәбе вәкилләре, “Образ” иҗади студиясе тәрбиячеләре һәм, әлбәттә, шагыйрьнең туганнары – аның кызы Люция Җәлилова һәм оныкасы Лилиан Наврозашвили булдылар. Чара башында Люция Җәлилова Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов белән бергә мәшһүр атасы һәйкәленә чәчәкләр кәрзинен куйды.

Шамил Шәяхмәтов бөтен чараны үзе алып барды. Ул тантананың хөрмәтле кунакларын берсе артыннан берсен һәйкәл янында чыгыш ясарга чакыра иде. Муса Җәлилнең иҗаты, хәрби батырлыгы, какшамас рухы турында хәтер саклау мөһимлегенә багышлап, сөйләмнәр Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Шамил Алюшев, “Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыяте” оешмасы рәисе Рашид Мәһдиев, Муса Җәлил исемендәге 146 мәктәп директоры Олег Зарин, шагыйрьнең оныкасы Лилиан Наврозашвили, Яр Чаллы шәһәреннән килгән Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Анатолий Пашин, “Ак калфак – Нева” Санкт-Петербург татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы рәисе, Каюм Насыйри институты татар теле методисты Фирая Рәшитова әйттеләр. Исмәгыйль Мамлеев мөселман догасын укыды. Һиндстан һәм Россия арасындагы дуслык җәмгыяте директоры, Һиндстан Россиядәге консуллыгы киңәшчесе Ашок Кумар, җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, Муса Җәлилнең шигырьләрен һиндчә һәм инглизчә ишеттерерлек укыды. “Образ” студиясеннән балалар һәм 146 мәктәптән Алинә Арутюнова исә танылган шагыйрьнең әсәрләрен русча укыдылар.


Чара һәйкәлгә коллектив рәвештә чәчәк кую белән тәмамланды.

Фашистлар Муса Җәлилне үтергән булсалар да, ул җиңде.








Фашистлар Муса Җәлилне үтергән булсалар да, ул җиңде. Аның шигырьләре һәм Ватанга тугрылыгы аны үлемсез иттеләр, һәм ул йөрәкләребездә мәңге яшәячәк.
Максим Кузнецов
Фотолар авторныкы һәм Фәридә Гренданыкы





66

