Бүген Чайковский урамындагы Татар мәдәни үзәгендә «Ак калфак – Нева» Санкт-Петербург татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының рәисе, Каюм Насыйри институты татар теле методисты Фирая Рәшитова иҗат итүче кызларны кабул итте. Алар үзәктә 27 сентябрьдә булып узачак Россия халыклары телләре фестиваленә иҗади эшләр күргәзмәсен оештырырга сөйләштеләр.

Кызлар белән таныш булыйк: төп фотода уңда торучысы – Алинә Акишина. Ул Казан федераль университетында һәм Санкт-Петербург сәнәгать технологияләре һәм дизайн дәүләт университетында укыган, театрлар белән хезмәттәшлек итеп, рәссам һәм бутафор булып эшли. Бу елның гыйнварында Василеостровский районы 5 нче китапханәсендә үз эшләренең күргәзмәсен оештырды.

Алинә Акишина фортепиано уйнап карады

Аңардан сулда Светлана Аллитапова тора. Ул хатын-кызлар киеме технологы, киемнәрнең нинди булырга тиешлеген яхшы аңлый.

Сары чәчле кызның исеме Марьяна Кашникова. Аңа 16 яшь кенә булса да, ул хәзер инде төрле күргәзмәләрдә катнашкан рәссам. Ул Россия сынлы сәнгатьләр академиясе каршындагы Б. В. Иогансон исемендәге Санкт-Петербург дәүләт академик сәнгать лицеенда укый.

Сулдан уңга: Алинә Акишина, Светлана Аллитапова, Марьяна Кашникова

Фирая Илгизәр кызы кызлар өчен Татар мәдәни үзәге буйлап экскурсия алып барды, анда күрсәтелә торган рәсемнәр һәм сыннар турында сөйләде. Үзәктә Сания Бәхтиярова рәсемнәре аеруча зур игътибар җәлеп итә.

27 сентябрьдә исә Татар мәдәни үзәгендә Россия халыклары телләре фестивале кысаларында Максим Кузнецов үз юбилеен бәйрәм итәчәк. Ул һәм аның дуслары тамашачылар өчен татар, рус, удмурт, чуваш, вепс, алман телләрендә җырлар башкарачак. Анонсларыбызны күзәтеп торыгыз!

Текст: Максим Кузнецов
Фотолар: Фирая Рәшитова

Добавить комментарий

, , , , , , , , , ,
Похожие новости