2–6 августта мин Казанда булдым. Бу сәфәрнең төп биремнәре Казан мэриясе тарафыннан оештырылган “Үз телем” конкурсында катнашу һәм Татарстан китап нәшриятында яңа эрзя теленнән үзөйрәткечне укып тикшерү иде. Бу эшләрне ничек башкарганым турында сөйләвемне һәм сәфәрдән үземнең тәэсирләремне “Питер.Татар” порталы укучылары белән уртаклашасым килә.


Бу Казанга сәфәрем минем өчен алтынчысы иде инде. Үзем Казан фәнни үзәге фәнни хезмәткәре һәм Татарстан китап нәшриятында басылып чыга торган тел үзөйрәткечләре авторы булган сәбәпле, Казанга еш кына очып йөрим. Әмма хәзер Россия шәһәрләрен дошман дроннары һөҗүм иткәннән очкычлар белән сәяхәтләр бик кыенлашты: минем рейсым Төньяк башкаладан татар башкаласына 6:30 да очып китәргә тиеш иде, ләкин чынлап ул 6 сәгатьтән соң гына очып китте. Сәфәремнән алдыннан мин бераз авырып киттем дә, шуңа күрә бу барып кайту алдан ук барып чыкмады дигән хис туган иде.

2 нче августта көндез Казанга ниһаять очып килгәч, такси белән Ибраһимов проспектындагы вакытлыча алган фатирга барып җиткәч, кодлар һәм ачкычлар белән башваткычны чишкәч, мин Татарстан Республикасы милли музее тарафыннан оештырылган “Тарих-фест”ка өлгерергә дип Казан буйлап йөрергә киттем, Казан Кремле территориясе буйлап йөрдем һәм фестивальгә аның ахырына гына килдем, этнодефиле күрергә өлгердем. Ләкин сәхнәдән тиздән музей директоры Айрат Фәйзрахманов экскурсия алып барыр дигән мәгълүматны ишеткәч, бу эскурсиядә катнашырга булдым. Экскурсия музей экспозициясе буйлап түгел, ә ярдәмче биналар буйлап барганы белән уникаль булды, ләкин, дөресен әйткәндә, миңа ул бик тә ошамады. Бу ярдәмче биналар тышкы яктан да, эчке яктан да начар күренә һәм ремонт таләп итә.


3 нче август минем өчен үземнең башлыгым, Казан фәнни үзәге күпфакторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе мөдире, Патрис Лумумба исемендәге Россия халыклар дуслыгы университеты Рус теле институты профессоры, Татарстан Республикасы удмуртлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Алексей Арзамазов белән очрашудан башланды. Казан фәнни үзәге янындагы скверда һәм “Түбәтәй” кафесында утырып, без аның белән рус теленең вепс язма теленә йогынтысына багышланган киләсе диссертациямны яклауга кагылышлы сораулар турында фикер алыштык, мин аңа үземнең юбилеема Татар мәдәни үзәгебездә төрле телләрдәге җырлар булган үз концертымны оештырырга ниятләнәвем турында да сөйләдем. Бу концертта минем Гүзәл Уразованың “Тимәсен тик күзләрем” хитын җырламакчы булуымны ишеткәч, ул Санкт-Петербургка шәхсән киләчәген белдерде. Барысы да шулай булыр дип ышанам!

Бу очрашудан соң мин Казан мэриясенә барып киттем, анда “Үз телем” конкурсында катнашучылар җыелырга тиеш иделәр. “Үз телем” конкурсы 2021 елдан бирле Казан мэриясе тарафыннан уздырыла һәм 14–35 яшьтәге яшьләрнең милли телләрне саклап үстерүгә багышланган проектларын хуплауга юнәлдерелә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителгән бу елда “Үз телем” конкурсында татар теле белән генә түгел, башка Татарстан халыклары телләре белән дә бәйләнгән гаризалар кабул ителгәннәр. Минем проектым Идел буе халыклары телләреннән видеокурслар булдыруга багышланган иде, һәм филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы атказанган сәнгать хезмәткәре, фольклорчы Фәнзилә Җәүһәрова, Казан балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы яшьләр парламенты әгъзасы Диләрә Дамар составында жюри һәм конкурс оргкомитеты рәисе, Казан мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова аны зур кызыксыну белән кабул иттеләр. Минекеннән башка, ул көнне (татар теле белән бәйләнмәгән яки бар Татарстан телләре белән дә бәйләнгән проектлар тәкъдим итү көнендә) башка кызык проектлар турында да сөйләделәр. Мәсәлән, Татарстан Республикасы марилар милли-мәдәни автономиясе яшьләр оешмасы вәкиле Александра Исаева, авылларда традицион мари җырларын җыеп, аларны заманчалаштыру проектын тәкъдим итте, удмуртлар милли-мәдәни автономиясеннән Мария Садовникова удмурт гореф-гадәтләре белән бәйләнгән өстәл уенын булдыру ниятләнәве турында сөйләде, ә җирле чуваш җәмгыятеннән 15 яшьтәге Софья Малышева чуваш җыры фестивален оештыру хыялын уртаклашты.








Проектларны тәкъдим итү тәмамлангач, мин Казан мэриясе ашханәсендә төшке аш ашадым, һәм, аннан чыкканда, көтмәгәндә үзебезнең Каюм Насыйри институты татар теле курсларыбызда укыган кызларны – Катя Чинуша һәм Гүзәл Сәгъманованы очраттым. Алар Казанга ял итәргә килгәннәр икән, шәһәрнең төрле истәлекле урыннарында һәм кызыклы чараларында булырга, Болгарга да барып кайтырга җыеналар иде. Алар мине Казанның бер барында булып узарга тиешле “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уенында катнашырга чакырдылар.

Аннары Татарстан китап нәшриятына өлгерергә вакыт бар иде әле, һәм мин үземә күптән инде таныш булган Декабристлар ур., 2 адресында урнашкан йортка бардым. Анда нәшриятның балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясе һәм махсус проектлар бүлеге җитәкчесе Айсылу Галиәхмәтова миңа төзәтүләр кертелгән, 176 биттән гыйбарәт булган киләчәк үземнең һәм Алексей Арзамазовның эрзя теленнән үзөйрәткечебезнең вёрсткасын күрсәтте. Бу зур кәгазь өемен, киләчәк китапта бернинди хаталар – эрзя сүзләрендәге хаталар да, форматлау хаталары да булмасын өчен, миңа берничә көндә генә укып тикшерергә кирәк иде. Бу авыр, әкрен һәм бик четерекле эш дип әйтергә кирәк. Мин бу кәгазьләрне нәшриятка эшкә йөргән кебек йөреп тә, кичләрдә фатирда утырып та укый идем һәм 6 августта бу эшне бетерә алдым. Үземнең һәм мөхәррирләр Энҗе Хөснетдинова, Айсылу Галиәхмәтова һәм корректор Алсу Миңнуллинаның эшенә күрә бу җитештерүдә барыбыз өчен дә бик авыр булып чыккан китап тиздән хаталарсыз дөнья күрәчәк дип ышанабыз!








Иртә белән йокыдан торгач, мин, иртәнге аш ашаганда, “Россия 1” каналыннан татарча “Яңалыклар” карый идем. 4 августта мин Казан мэриясе тарафыннан оештырылган “Җырлы сишәмбе” проекты кысаларында концерт булып узачак дип ишеттем һәм, Интернетта бу мәгълүматны аныклагач, кичен Татарстан Республикасы милли китапханәсе һәм Кремль яр буе урамы арасындагы мәйданчыкка түләүсез, һәрбер өчен дә ачык булган Рәсим Фасыйхов концертына бардым. Концерт кунаклары өчен QR-код эленгән иде, һәм бу код буенча алар җырларның текстларын күрә ала иде. Ләкин күп кеше җырларны монсыз да белгән, кайбер җырларны кешеләр татарча күмекләшеп җырлаганы мине бик тәэсирләнде. Татарлар үз музыкаль мәдәниятенә шул рәвештә бирелгәне бик яхшы дип уйлыйм!


5 августта мине “Үз телем” конкурсы нәтиҗәләрен ясауга чакырдылар. Конкурсның нәтиҗәләре Казан төньяк-көнчыгышында урнашкан заманча “Московский” мәдәни үзәгендә игълан иттеләр. Мин үз проектым белән җиңүчеләр исемлегенә кердем һәм тиздән проектымны гамәлгә ашыру өчен грант алачакмын! Конкурсның приз фонды чикләнгән һәм татар теленнән видеокурс инде Дмитрий Петров булдырган сәбәпле, миңа оештыручылар удмурт теленә юнәлдерелергә кирәк дип әйттеләр. Удмурт теленнән видеокурс ясау өчен программаны мин 2019 елда эшкәрткән идем инде, һәм аны Удмурт Республикасы милли сәясәт министрлыгы үтенеченнән удмурт теленнән белгәч Ангелина Решетникова да тикшергән, шуңа күрә, тел тарафын алсак, минем өчен бу бик тә авыр бирем булмас.


Мин үз проектым белән җиңүчеләр исемлегенә кердем һәм тиздән проектымны гамәлгә ашыру өчен грант алачакмын!

Ул ук көннең кичен мин Кави Нәҗми урамындагы бер барга бардым – ләкин сыра эчәр өчен түгел, ә Катя һәм Гүзәл белән “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уенында катнашыр өчен. Миннән башка, кызларга башка да аларның дуслары, тәҗрибәле уенчылар кушылдылар. Мин аларның ничек тиз фикерләвенә һәм бик сәер ассоциацияләр таба алуына бик гаҗәпләндем. “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уенының ярыш версиясе телевизион версиясеннән бик аерыла: анда бер үк вакытта берничә команда уйный, һәм уен 36 сораудан гыйбарәт. Бу сорауларга җавап табу өчен күп нәрсә белергә генә түгел, сүзләр арасында бәйләнешләр күрергә дә, бик тиз һәм стандарт булмаган рәвештә фикерли алырга да кирәк. Егетләрнең тәҗрибәсенә күрә безнең “Лимон” дигән исем йөрткән командабыз икенче урын алды.

6 август минем өчен Казанда соңгы көн иде. Сәгать 16 га кадәр нәшриятта утырып, эрзя теле үзөйрәткече белән бәйләнгән эшемне бетергәч, мин Каюм Насыйри урамындагы саклау камерасын таптым, анда әйберләремне калдырдым, бераз Татар бистәсе буйлап йөрдем, мөһим эшне бетерүне билгеләп үтеп, “Татар утары” ресторанында ашадым һәм Камал театрының яңа бинасы янына биюдән мастер-класста катнашыр өчен ашыктым. Кызганычка каршы, Мәрҗани урамы буйлап зур ремонт баруы сәбәпле, вакытта килергә өлгермәдем, ләкин кызлар арасында татар биюеннән ярыш күрә алдым. Тамашачылар арасыннан бик матур кара чәчле кызны табып, аңа татарча эндәшеп, Кабан күле буйлап йөрергә тәкъдим иттем; ул ризалашты. Аның татар блогеры Алинә Сафиуллина булуы ачыклады, һәм безнең хәтта бер гомуми таныш барлыгы да ачыклады. Аның битенә язылыгыз: https://vk.ru/alina___saf


Аэропортта мин бер ханымның телефоннан ниндидер таныш булып тоелган телдә сөйләшүен ишеткәч: “Гафу итегез, сез кайсы телдә сөйләштегез?” – дип сорарга булдым. Ханым: “Бу чуваш теле”, – дип җавап бирде, һәм шуңа күрә минем көтмәгән рәвештә чувашча да сөйләшергә мөмкинлек барлыкка килде. “Эпӗ те чӑваш чӗлхинче калаҫма пултаратӑп” (“Мин дә чувашча сөйләшә алам”), – дип әйттем гаҗәпләнгән ханымга. Аның үз кызы белән Чабаксардан килгәне һәм Төркиягә ялга юллавы ачыклады. Кызы да чувашча белгәнен әйтте. Февраль аенда үземнең чуваш теле үзөйрәткечемне тәкъдим итү белән бәйле рәвештә Чабаксарда булганда, чувашлар үз телен бик яхшы беләләр һәм анда сөйләшергә оялмыйлар дип аңладым; хәзер дә моңа инандым. Бар татарлар да шундый рәвештә үз телен хөрмәт итсеннәр иде!
Күп рейслар тоткарланган сәбәпле, Казан аэропортында бик күп кеше җыелды. Бәхеткә каршы, мин бу юлы вакытта очып китә алдым, һәм Петербургта мине әтием каршы алды.
Бу Казанга сәфәрем исемдә озакка калыр дип уйлыйм. Ләкин, күп кайда булырга, мөһим эшләрне башкарырга өлгерсәм, ял итәргә өлгермәдем дигән хис бар. Кайчан да булса бу искиткеч матур һәм кызыклы, һәр татарның йөрәгенә кыйммәтле шәһәргә җәен ял итер өчен дә килә алырмын дип бик өметләнәм!
Максим Кузнецов













185

