Аларның берсе – татарлар яшәгән Омск өлкәсе Усть-Ишим районы Әшеван авылында, икенчесе Ханты-Манси автономияле округы Түбән Варта шәһәрендә куелган.

Әшеван авылындагы Габдулла Тукай бюсты – Себердә татар телен әдәбиләштергән шагыйрьгә багышланган беренче һәйкәл. Ул Әшеван урта мәктәбе территориясендә урнашкан.

Тантаналы ачылышта Омск өлкәсе губернаторының вәкаләтле вәкиле Олег Винников, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Омск өлкәсе Усть-Ишим районы башлыгының вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Лютенко катнаштылар һәм сәламләү сүзләре белән чыгыш ясадылар. Катнашучылар арасында «Иртыш» өлкә татар милли-мәдәни үзәге рәисе, «Ибирь» (Себер) җирле татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы Тамир Әлимбаев, «Омск Дуслык йорты» директоры һәм «Россия халыклары Ассамблеясы»ның төбәк бүлеге җитәкчесе Наталья Степанова, төбәкнең татар оешмалары активистлары, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, авыл халкы, кунаклар бар иде.

Укучылар көн саен Габдулла Тукай һәйкәле яныннан үтеп йөриячәк һәм туган телгә, туган халкына бәйләнеш тоячак.
Данис Шакиров

Данис Шакиров чыгышында чара кунакларын Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде, Габдулла Тукайга һәйкәл кую инициативасы өчен Әшеван авылы халкына рәхмәтен белдерде. Ул шулай ук һәйкәлнең урыны уңышлы һәм символик булуын билгеләп үтте. Укучылар көн саен Габдулла Тукай һәйкәле яныннан үтеп йөриячәк һәм туган телгә, туган халкына бәйләнеш тоячак. Данис Фәнис улы һәйкәл ачылышын тарихи вакыйга дип атады.

Түбән Вартада Габдулла Тукай бюсты нәкъ 2007 елда куелган Муса Җәлил һәйкәле каршына куелган, ләкин рәсми рәвештә ачылмаган әле. Аны тантаналы ачу Түбән Вартада Җәмигъ мәчетен ачуга туры китереләчәк. Габдулла Тукай бюстын кую проекты «Мирас» Түбән Варта шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы инициативасы буенча Түбән Варта Шәһәр төзелеше советы ярдәмендә гамәлгә ашырылды.

Ике бюстның да авторы Винера Абдуллина – танылган Петербург сынчысы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать хезмәткәре, Санкт-Петербург кино һәм телевидение университеты санлы медиалар режиссурасы һәм дизайн кафедрасы доценты. Аның эшләре күп җирдә, мәсәлән Муса Җәлил исемендәге Калинин районы 146 гомуми белем бирү мәктәбендә, Тосно шәһәрендә һәм Чайковский урамындагы Татар мәдәни үзәгендә, тора.

Түбән Вартадагы Габдулла Тукай әле ачылмаган бюсты

Максим Кузнецов
https://tatar-congress.org/yanalyklar/seberde-gabdulla-tukayga-berenche-heykel-achyldy/ һәм https://neft.media/vse-regiony/news/1d9b9af7-e875-4caf-b5c9-db6bdec73c8e сәхифәләреннән, «Стройкомплекс Югры» телеграм-каналыннан материаллар кулланылды

Төп фотода Винера Абдуллина һәм «Мирас» Түбән Варта шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рафаил Мөхәммәтҗанов Түбән Варта өчен эшләнгән Габдулла Тукай бюсты янында

Добавить комментарий

, , , , , , , , , , , , , , , , , ,
Похожие новости