Бүген үз юбилеен Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов билгеләп үтә. Аңа 35 яшь тулды.
Яшь булуына карамастан, Шамил Илһам улы Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыятендә бик хөрмәтле һәм күренекле шәхес. Барыбыз да аны эшчән, үз вазифаларын бик яхшы итеп үтәүче, һәрберебезгә дә ярдәм итәргә әзер булучы кеше буларак беләбез. Төрле татар иҗтимагый чараларында чыгыш ясап, аның кешеләр алдында татарча сөйләшергә оялмавы, татар телен яхшы белүе да мөһим. Түбәндә аның тәрҗемәи хәле этаплары кыскача тасвирламасы белән танышырга тәкъдим итәбез.
Шамил Илһам улы 1991 елда Татарстан Республикасы Арча районы Лесхоз посёлогында туган. Мәктәп елларында экологиядән олимпиадаларда уңышлы итеп катнашкан, югары уку алыр өчен Санкт-Петербурга күченгән. Монда ул татар теле курсларына йөргән. 2012 елда Санкт-Петербург дәүләт университетының бакалавриатын “Экология һәм табигатьтән файдалану” юнәлеше буенча тәмамлаган, 2014 елда исә анда ук магистратураны “Экологик менеджмент һәм идарә системалары” юнәлешә буенча диплом алган.
Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллегендә ул 2012 елдан бирле эшли. 2012–2014 елларда ул анда икътисади сораулар буенча әйдәп баручы белгеч буларак эшли иде, 2014–2022 елларда даими вәкиллек консультанты булып тора иде, аннан соң даими вәкил урынбасарына күтәрелде. 2024 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз указы белән Шамил Шәяхмәтовны Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле вазифасына билгеләде.
Шамил Шәяхмәтов өйләнгән, аның ике улы бар. Үз юбилеен ул гаилә белән билгеләп үтә, һәм татар җәмгыятебезнең эшлеклеләре аңа тәбрикләү сүзләрен юллыйлар. Мәсәлән, менә нәрсә КФУ Санкт-Петербург Каюм Насыйри институты белем бирү һәм мәдәният үзәге татар теле методисты Фирая Рәшитова үз котлавында язган: “Мөхтәрәм Шамил Илһам улы! Сезнең туган көнегез уңаеннан милләтебез алдындагы олы хезмәтләрегезне искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләрегез өчен КФУ Санкт-Петербург Каюм Насыйри институты белем бирү һәм мәдәният үзәге Сезгә зур рәхмәтен белдерә. Сезнең туган көнегез – безнең өчен дә бәйрәм! Сезгә зур уңышлар, күңел тынычлыгы, мәхәббәт һәм шатлыклар телим. Гаилә тормышыгызда һәрвакыт якты мизгелләр булсын, якыннарыгыз белән бәхетле булыгыз!”
“Питер.Татар” порталы исеменнән дә без Шамил Шәяхмәтовны чын күңелдән юбилее белән котлыйбыз һәм аңа гаилә бәхетен һәм эштә уңышлар телибез. Юбилей белән, кадерле Шамил Илһам улы!
Текст: Максим Кузнецов







86
