18 июльдә Омск шәһәрендә Петербург татар сынчысы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Санкт-Петербург кино һәм телевидение дәүләт университеты санлы медиалар режиссурасы һәм дизайн кафедрасы доценты Винера Абдуллина тарафыннан эшләнгән каһарман-шагыйрь Муса Җәлил бюсты ачылды.

Яңа бюст – Сәкен Хөсәенов эшләгән һәйкәлнең өлеше. Һәйкәлдә «Муса Джалиль. 1906 – 1944. Герой Советского Союза. Лауреат Ленинской премии» дип укып була, анда ук, Җәлилнең автографын кабатлап, «Джалиль М. Musa Cәlil. An meinem liebe Freund Andre Timmermans von Musa Jälil» (алманча «Минем кадерле дустыма Андре Тиммерманска Муса Җәлилдән«) дип язылган.

Һәйкәл Җиңү 30 еллыгы исемендәге парктагы мемориаль комплекста урнашкан. Тантаналы ачуда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко катнаштылар. Алар һәйкәл төбенә чәчәк куйдылар.

Омскида Муса Җәлил һәйкәлен кую инициаторы – Омск өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Радик Миңнеханов. Һәйкәл ачылуы XXVI Федераль Сабантуй кысаларында булып үтте.

Муса Җәлил һәйкәлен ачуны «Вести – Омск» тапшыруы журналистлары төшерде. Аларның репортажын сезнең белән уртаклашабыз: https://vk.ru/wall-183502792_19290

«Вести – Омск» тапшыруы репортажыннан мизгел

Максим Кузнецов
https://m.business-gazeta.ru/news/707037 сәхифәсеннән материаллар кулланылды.

Добавить комментарий

, , , , , , , , , , , , ,
Похожие новости