Шимбә көнне 13 июньдә Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче татарлар һәм башкортлар иске гореф-гадәт буенча Всеволожск районы Энколово авылы янындагы зур кырга җыелып бардылар. Анда Төбәкара Сабантуй булып узды. Беренче тапкыр Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе һәм Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе аны бергә оештырдылар. Аларга Санкт-Петербург хөкүмәте, Ленинград өлкәсе хөкүмәте, Бөтендөнья башкортлар корылтае ярдәм иткәннәр.
Кайберәүләр, һава торышы фаразын карагач, бәлки, яңгыр булыр, дип, Сабантуйга бармаска булганнардыр һәм күп нәрсә югалттылар. Сабантуйда катнашкан артистларның, сәүдәгәрләрнең, көрәшчеләрнең һәм кунакларның энергиясе бар болытлар да куып таратты, яңгыр Сабантуй беткәч кенә башланды. Зур татар һәм башкорт бәйрәме дистәләгән мең кеше җыйды. Аның концерт программасы сәгать 10 да инде башланды.
Якынча сигез сәгать дәвамында кунакларны үз иҗади чыгышлары белән Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар һәм башкорт үзешчән артистларыбыз да, Татарстаннан һәм Башкортстаннан профессиональ ансамбльләр дә күңеллеләндерделәр. Беренче булып Казаннан консерватория студенты Булат Гәрәев җырлады, ә аннары безнекеләр сәхнә программасын дәвам иттеләр: Линар Хәҗиев һәм Гүзәлия Шилова аны алып бардылар, ә артистларыбыз – “Сандугач”, “Акчарлак”, “Нур” һәм “Файда” татар фольклор ансамбльләре, “Ирәндек” башкорт җыр ансамбле, “Наза” башкорт бию ансамбле, «ASAR» вокал студиясе, ИТМО университеты каршындагы “Туган як” татар мәдәнияте клубы активистлары, җырчы Ринат Рәҗәпов һәм биюче Ралинә Рәҗәпова, Линара Николашкина, Динара Счастливая һәм башкалар берсе артыннан берсе үз җырларын һәм биюләрен тамашачыларга тәкъдим иттеләр. “Ивушка” рус фольклор ансамбленең татарча “Аерылмагыз” җырын башкарганы гаҗәпләндерде.





Сәгать 12 дә Сабантуйны тантаналы рәвештә ачу булды. Анда югары дәрәҗәдәге кунаклар – Ленинград өлкәсе тышкы сәясәт буенча вице-губернаторы Константин Патраев, мөфти, Санкт-Петербург һәм Россия Төньяк-Көнбатыш регионы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Панчеев, Санкт-Петербург милләтара мөнәсәбәтләр һәм миграцион сәясәтне гамәлгә ашыру комитеты рәисе Олег Капитанов, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, “Бөтендөнья башкорт корылтае” иҗтимагый оешмалар халыкара берлеге президиумы рәисе Эльвира Аетколова, Башкортстан Республикасы хөкүмәте премьер-министры беренче урынбасары Урал Килсенбаев, Татарстан Республикасы Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев катнаштылар. Олег Капитанов Санкт-Петербург губернаторы Александр Бегловтан, ә Равил Әхмәтшин – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановтан сәламләү хатлар укыдылар. Үзләренең чыгышларыннан соң югары кунаклар күренекле шәхесләргә бүләкләр тапшыра башладылар. Төрле кыйммәтле бүләкләр һәм рәхмәт хатларын тракторчы Марат Гыйбадуллин, инструктор Руслан Әкбәров, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе башкортлар корылтае рәисе Гөлназ Ибраһимова, Бугры сала поселениесе рәисе Ирина Купина, Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Айрат Маннанов, аның урынбасары Хәррәс Мулеев, Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәис Яркәев һәм башкалар алдылар. Санкт-Петербург татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе, Санкт-Петербург Каюм Насыйри институты татар теле методисты Фирая Рәшитовага Санкт-Петербургта татар мәдәниятен саклау өчен Татарстан Республикасы Рәисеннән рәхмәт хаты тапшырылды, “Акчарлак” ансамбле җитәкчесе Светлана Җиһангирова исә Татарстан Республикасы мәдәният атказанган хезмәткәре исеменә лаек булды.



Быелгы Сабантуйда спортка зур игътибар бирелде, спортка багышланган төрле мәйданчыклар эшләде. Шуңа күрә бәйрәмдә махсус кунаклар да, танылган спортчылар – Дәүләт Думасы депутатлары Николай Валуев һәм Светлана Журова, шашкачы Тамара Тансыккужина, самбочы Денис Гольцов та катнаштылар. Әлбәттә, көрәшсез дә булмады. Сабантуйда күп тамашачыны нәкъ көрәш ярышлары җыялар. Бу юлы көрәштә Сабантуй чемпионы Айрат Фәтхуллин булды.




Энколово Сабантуенда, концерт һәм көрәштән башка да, һәрвакыт күп нәрсә күреп була. Татар этноавылын Татарстан Алабуга районы, ә башкорт этноавылын – Башкортстан Гафури районы әзерләгәннәр. Анда милли йорт кыяфәте белән таныштырырга, чәй, бал, түбәтәйләр һәм калфаклар, бизәкләр сатып алырга, милли уеннарда катнашырга мөмкинлек бар иде. Капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, баганага менүсез дөрес Сабантуйны күз алдына китереп булмый.
Күңелле Сабантуй бәйрәме кичкә кадәр сузылды һәм бар кунакларның йөрәкләрендә позитив тәэсирләр калдырды.
Максим Кузнецов






35
