Өченче көн, 28 июньдә, Бассейная урамындагы «Россия – моя история» күргәзмә комплексында (яки «мультимедиа паркында») Идел буе халыклары фестивале булып үтте. Аның кысаларында җыр һәм бию концерты һәм түгәрәк өстәл булып уздылар.
Бу ел рәсми рәвештә Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителгән, шуңа күрә бөтен илебездә төрле халыкларның мәдәниятенә багышланган чаралар, милләтара фестивальләр булып уза. Шәһәребездә дә шундый чаралар бик күп, өченче көн «Россия – моя история» күргәзмә комплексында булып үткән Идел буе халыклары фестивале – шуларның берсе.
Санкт-Петербургта руслар белән бергә татарлар да, башкортлар да, чувашлар да, удмуртлар да, марилар да, эрзялар да, калмыклар да дустанә яшиләр. Нәкъ төрле халыклар вәкилләренең дустанә яшәвендә, дәүләт тарафыннан алар өчен үз мәдәниятен саклап үстерергә мөмкинлекләр тудыруда, беркемне дә милләт һәм тел принцибы буенча дискриминацияләмәүдә безнең җәмгыятебезнең һәм дәүләтебезнең тотрыклылыгы. Без күпмилләтле илдә яшәгән сәбәпле, үз дусларыбызның, күршеләребезнең гореф-гадәтләрен белергә тиешбез; һәм нәкъ шуңа күрә дәүләт, төбәкләр хакимиятлары милләтара фестивальләр үткәрәләр: кешеләр безнең илебезнең халык мәдәниятларына нинди бай булуын күрсеннәр! Һәм Петербург татарлары шундый фестивальләрдә рәхәтләнеп җырлап-биеп катнашалар.




Идел буе халыклары мәдәнияте фестивалендә татарлардан “Сандугач” (җит. Гүзәлия Нигъмәтуллина), “Акчарлак” (җит. Светлана Җиһангирова) һәм “Файда” (җит. Венера Думцева) фольклор ансамбльләре һәм Альбина Ишмурзина чыгыш ясадылар; алардан тыш, тамашачылар “Ирәндек” башкорт фольклор ансамбле, “Невский италмас” удмурт фольклор ансамбле, “Юрату” чуваш фольклор ансамбле, “Байн цаг” калмык бию ансамбле, эрзяча җырлаган Ксения Федина һәм башкаларның чыгышларын күрделәр.
Фестиваль кысаларында түгәрәк өстәл дә уздырылды. Бу түгәрәк өстәл “Идел буе халыклары: гореф-гадәтләр көче” дип аталган иде. Аны Санкт-Петербург чуваш милли-мәдәни автономиясе һәм Ленинград өлкәсе чуваш мәдәни җәмгыяте рәисе, П. Ф. Лесгафт исемендәге физик мәдәният, спорт һәм сәламәтлек милли дәүләт университеты доценты, икътисади фәннәр кандидаты Валериан Гаврилов һәм Кунсткамера Көнбатыш славяннар һәм Европадагы Россия халыклары этнографиясе бүлеге олы фәнни хезмәткәре, тарихи фәннәр кандидаты Александр Терюков үткәрделәр, сәламләү сүзе белән Санкт-Петербург милләтләр йорты директоры Игорь Жуков чыгыш ясады. Гатчина дәүләт университеты хезмәткәре Ирина Смирнова Идел буе халыкларының традицион һәм заманча киемнәре турында сөйләде, Россия этнография музее Идел буе һәм Урал буе этнографиясе бүлеге мөдире Елена Колчина татарлар һәм башкортларга багышланган экспозицияләр турында доклад ясады, ә П. Ф. Лесгафт исемендәге университет А. У. Агеевец исемендәге социаль-гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты Михаил Чудаевның доклады Идел буенда яшәүче мордва халыкларына багышланган иде. Казан фәнни үзәге күпфакторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе фәнни хезмәткәре, Патрис Лумумба исемендәге Россия халыклар дуслыгы университеты Рус теле институты аспиранты, “Питер.Татар” Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталы журналисты Максим Кузнецов җыелганнарга Ленинград җирендәге Сабантуй тарихы һәм хәзерге заманы турында сөйләде.

Беренче тапкыр Сабантуй Санкт-Петербургта Йосыпов бакчасында 1913 елда булып үткән, диләр, ләкин моңа дәлилләр табылмаган. Ләкин 1924 елда Урицк шәһәре татарлары (хәзер шул территория Санкт-Петербург эченә керә, Ульянкадан көнчыгышка урнашкан ул) чираттагы Сабантуйны уздырганы ачыкланган. 1932 елдан бирле Бөек Ватан сугышына кадәр Сабантуйларны Выборгский мәдәният сарае территориясендә, ә аннары Тосно районы Шапки посёлогында оештырганнар. 1956 елдан математика укытучысы Бәян Ризванов берләштергән татар яшьләре Сабантуйны беренче тапкыр Всеволожск районы Энколово авылы янәшәсендәге мәйданда уздырганнар. 1965 елдан Сабантуй оргкомитеты оештырыла, аның беренче рәисе Мөхлисә Зарипова була. 1977 елдан Сабантуйны оештыруга моның белән хәзер дә шөгыльләнүче Хәррәс Мулеев кушыла, ул Кузьмолово авылыннан автобус ташуларын оештырган сәбәпле, бәйрәм популярлыгы арта. 1990 нчы еллардан Сабантуй хәзерге рәсми формага килә, зур фестивальгә әверелә, аны оештыру белән 1996 елдан Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать вәкиллеге (киләчәктәге Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллеге), 1997 елдан Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе, 1998 елдан “Петербург Сабантуе” фонды шөгыльләнә башлый. 2004 нче елдан Сабантуй рәсми рәвештә “өлкә җирендә булып уза торган шәһәр бәйрәме” дип санала. 2026 елда аны беренче тапкыр Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе һәм Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе бергә уздырдылар. Шапки посёлогында да Сабантуйны үткәрү традициясе дәвам ителә – ул анда 1998 елдан Инәятулла Кутуев җитәкчелегендәге “Изге юл” Тосно районы татар җәмгыяте тарафыннан уздырыла. 2026 елда анда хәтта Максим Кузнецов чыгыш ясады – моны да ул үзенең докладында телгә алырга онытмады.



Түгәрәк өстәл оештыручылары вәгъдә иткәнчә, аның катнашучыларының докладлары басма җыентыкка керәчәк. Без моңа ышанабыз!
Идел буе халыклары мәдәнияте фестивале һәм аның кысаларындагы түгәрәк өстәл Санкт-Петербургта милләтара мөнәсәбәтләр һәм миграцион сәясәтне гамәлгә ашыру буенча комитет һәм Санкт-Петербург милләтләр йорты тарафыннан уздырылдылар. Аларның оештыручыларына һәм катнашучыларына зур рәхмәт белдерәбез. Яшәсен халыкара дуслык!
Текст: Максим Кузнецов






95
