Шимбә көнне 13 июньдә Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче татарлар һәм башкортлар иске гореф-гадәт буенча Всеволожск районы Энколово авылы янындагы зур кырга җыелдылар. Анда Регионара Сабантуй булып узды.
Беренче тапкыр Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе һәм Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе аны бергә оештырдылар. Аларга Санкт-Петербург хөкүмәте, Ленинград өлкәсе хөкүмәте, Бөтендөнья башкортлар корылтае ярдәм иткәннәр.
Кайберәүләр, һава торышы фаразын карагач, бәлки, яңгыр булыр, дип, Сабантуйга бармаска булганнардыр һәм күп нәрсә югалттылар. Сабантуйда катнашкан артистларның, сәүдәгәрләрнең, көрәшчеләрнең һәм кунакларның энергиясе бар болытларны да куып таратты, яңгыр Сабантуй беткәч кенә башланды.
Зур татар һәм башкорт бәйрәме дистәләгән мең кеше җыйды. Аның концерт программасы сәгать 10 да инде башланды. Якынча сигез сәгать дәвамында кунакларны үз иҗади чыгышлары белән Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар һәм башкорт үзешчән артистлары да, Татарстаннан һәм Башкортстаннан профессиональ ансамбльләр дә күңеллеләндерделәр.
Беренче булып Казаннан консерватория студенты Булат Гәрәев җырлады, ә аннары безнекеләр сәхнә программасын дәвам иттеләр: Линар Хәҗиев һәм Гүзәлия Шилова алып бардылар.
Артистларыбыз – “Сандугач”, “Акчарлак”, “Нур”, “Файда” татар фольклор ансамбльләре, “Ирәндек” башкорт җыр ансамбле, “Наза” башкорт бию ансамбле, “ASAR” вокал студиясе һәм башкалар – үз җырларын һәм биюләрен тамашачыларга тәкъдим иттеләр.
Сәгать 12 дә Сабантуйны тантаналы рәвештә ачу булды.
Анда югары дәрәҗәдәге кунаклар катнашты: Ленинград өлкәсе тышкы сәясәт буенча вице-губернаторы Константин Патраев, мөфти Равил хәзрәт Панчеев, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Равил Әхмәтшин, Дәүләт Думасы депутаты Эльвира Аетколова һәм башка мәртәбәле кунаклар.
Үзләренең чыгышларыннан соң югары кунаклар күренекле шәхесләргә бүләкләр тапшырдылар.
Фирая Рәшитовага татар мәдәниятен саклау өчен Татарстан Республикасы Рәисеннән рәхмәт хаты тапшырылды, ә “Акчарлак” ансамбле җитәкчесе Светлана Җиһангирова Татарстан Республикасы мәдәният атказанган хезмәткәре исеменә лаек булды.
Быелгы Сабантуйда спортка зур игътибар бирелде. Спорт мәйданчыклары эшләде, танылган спортчылар – Николай Валуев, Светлана Журова, Тамара Тансыккужина, Денис Гольцов та бәйрәмдә катнаштылар.
Әлбәттә, көрәшсез дә булмады. Сабантуй чемпионы булып Айрат Фәтхуллин танылды.
Энколово Сабантуенда концерт һәм көрәштән башка да күп нәрсә күреп була. Татар этноавылын Татарстанның Алабуга районы, ә башкорт этноавылын Башкортстанның Гафури районы әзерләгәннәр.
Анда милли йорт кыяфәте белән танышырга, чәй, бал, түбәтәйләр һәм калфаклар сатып алырга, милли уеннарда катнашырга мөмкинлек бар иде.
Капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, баганага менү — болар барысы да чын Сабантуйның аерылгысыз өлеше.
Күңелле Сабантуй бәйрәме кичкә кадәр сузылды һәм бар кунакларның йөрәкләрендә матур тәэсирләр калдырды.
Ә кем Энколово авылына килә алмады — 20 июньдә Шапки посёлогында Тосно Сабантуенда күрешкәнгә кадәр!
Бәйрәмнән видеоларыбызны безнең телеграм-каналыбызда карагыз! Һәм Сабантуйдан фото һәм видеолар конкурсы баруын исегезгә төшерәбез!
Максим Кузнецов















347
