Июнь аенда Энколоводагы Төбәкара Сабантуй һәм Шапкидагы Тосно Сабантуе күңелле итеп булып уздылар, һәм аларның кунакларының күбесенең истәлекле фотолары һәм видеолары калдылар. Сабантуйлар катнашучыларының кайберләре безнең порталыбыз игълан иткән фотолар һәм видеолар конкурсына үз эшләрен җибәрергә оялмады. Быелгы конкурста кемнәр җиңгән? Бу мәкаләдән беләчәксез!

Быел “Питер.Татар” порталы редакциясе, конкурс катнашучыларын ике номинациягә бүлмичә, җиңүчеләрнең берләштерелгән җыентыгын игълан итәргә булды.

Конкурсыбызда беренче урынны Рамил Хәбибуллин яулады. Ул безнең өчен “Эх, Сабантуй, Сабантуй!” күңелле, биетә торган җырына яхшы итеп монтажлаган клип төшергән. Менә нәрсә ул безгә үзе турында сөйләде:

Минем исемем Рамил Миңнәхмәт улы Хәбибуллин. Минем туган ягым – Оренбург өлкәсе, Тоцкое авылы. Дүрт ел элек мин Всеволожскига күчендем, хәзер мин анда тарих һәм җәмәгать белеме укытучысы булып эшлим. Минем төп мавыгуым – сәяхәтләр һәм төрле чараларда актив катнашу. Аерым игътибарны мин татар мәдәнияте белән танышуга бирәм, шуңа күрә һәрвакыт татар җырчылары концертларына, театр куелышларына, Сабантуйга һәм башка мәдәни чараларга барып кайтырга тырышам. Хәзерге вакытта мин “Мирас” мәдәни үзәгендә татар теле курсларында укыйм”.

Рамил Хәбибуллинның видеосын монда карыйбыз: https://vkvideo.ru/video213679245_456239605

Икенче урынны без Энколово Сабантуеннан профессиональ репортаж төшергән Ринат Абдуллинга бирдек. Аның видеосында сәхнә чыгышларын да, халык уеннарын да, көрәшне дә, Ринатның үзен дә күреп була.

Миңа 32 яшь, мин Питерда туып үскәнмен. Элек мин профессиональ киберспортсмен идем, ләкин быел мин, тормышымны үзгәртеп, Санкт-Петербург кино һәм телевидение дәүләт институтына укырга кердем. Мин анда “Телевидение” юнәлеше буенча беренче курс студенты, кыскача әйткәндә, – дип сөйләде безгә Ринат. – Укуда миңа теләсә кайсы темага репортаж төшерү биремен биргәч, мин үземне эмоциональ рәвештә тиясе нәрсәне эзли башладым. Сабантуй анонсын күргәч, эзләгәнемне тапканымны аңладым”.

Ринат Абдуллинның репортажын монда карап була: https://vk.com/rinatque?w=wall4751407_485

Өченче урында урнашкан Линара Николашкинаны һәрберебез беләдер. Элек ул порталыбызның журналисты иде, хәзер исә ул татар хатын-кызлар киемнәре белән шөгыльләнә торган “Бизәкләр” иҗади берләшмә әгъзасы һәм төрле татар концертларында, бәйрәмнәрендә чыгыш ясый торган җырчы буларак мәгълүм. Линара безнең һәм үз дуслары белән ике Сабантуйдан да бик күп фотоны уртаклашты.

Линара Николашкина Энколово Сабантуена да…,

Мин Сабантуй бәйрәмен, безнең мәдәниятебезне бик яратам, мөмкинлеккә күрә һәрвакыт татарларыбызны хупларга һәм бар чараларда да катнашырга тырышам”, – дип әйтә Линара.

…Тосно Сабантуена да барып кайтты

Линара Николашкинаның фотоларын монда карагыз: https://vk.com/linarapitertatar?w=wall336934540_13509, https://vk.com/linarapitertatar?w=wall336934540_13542, https://vk.com/linarapitertatar?w=wall336934540_13547

“Питер.Татар” порталы бар җиңүчеләрне дә котлый һәм аларга татар теле һәм мәдәниятенә чумуда уңышлар тели! Алга, дуслар!

Максим Кузнецов әзерләде.

Добавить комментарий

, , , , , , , ,
Похожие новости