18 июньдә «Татнефть» компаниясенең Төньяк-Көнбатыш буенча филиалының бинасындагы Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе офисында татар автономиясе рәисе Рәис Яркәев һәм аның урынбасары Шамил Алюшевның Санкт-Петербургта реклама һәм мәгълүмат өлкәсендә эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча иҗтимагый вәкил Роман Шәйхайдаров һәм «Питер.Татар» порталы корреспонденты Максим Кузнецов белән очрашуы булып узды.

Роман Шәйхайдаров шәһәр татар автономиясе җитәкчелеге белән Санкт-Петербургта Приморский яки Фрунзенский районында өченче мәчет төзү турында фикер алышты, проектлар күрсәтте. Аннары Максим Кузнецов мөхтәрәм әфәнделәргә киләсе елда билгеләп үтеләчәк Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе 30 еллык юбилеена әзерләнгән фотоальбомның үз проектын тәкъдим итте. Рәис Яркәев һәм Шамил Алюшевка аның эшенең нәтиҗәләре ошады, алар ачык юбилей басма нигезен тәшкил итәчәк.







56
