Негр Джо һәм робот Җәүдәт публиканы күңеллеләндерергә тырыштылар, ләкин истә җанны тетрәндерүче бер җыр гына калды.

2 майда Санкт-Петербургта, Тамбовская урамындагы Тимерьюлчылар мәдәният йортында, популяр татар җырчысы Илсөя Бәдретдинованың концерты булып узды. Җырчы үзе сәхнәдән әйткәнче, ул Петербургны бик ярата, ләкин концертын бездә гомерендә беренче тапкыр бирә иде. “Бу минем өчен дөньяда иң матур шәһәр”, – диде Илсөя.

Петербург – минем өчен дөньяда иң матур шәһәр.
Илсөя Бәдретдинова

Аның концерты тулы зал җыйды диярлек – билетлар арзан булмаган булсалар да. Үзем зал ахырында, иң арткы рәтләрнең берсендә, утырган булсам да, моның өчен якынча 3200 сум биргән идем. Алдынгы рәтләрдәге урыннар өчен тамашачылар, әлбәттә, тагын да күбрәк биргәннәр. Бу кыйбатрак, минемчә.

Илсөя бер җырга бөтен гомерне сыйдырды

Концерт барганда, нәрсәнең шулкадәр акча торганы ачыклана иде: Илсөя үзе белән зур тамаша шовын алып барып килгән иде. Бу шоуда тамашачыларга татарча эндәшүче һәм сәхнә буйлап барабан уйнап сикерүче негр Джо да, әкрен генә йөрүче һәм әйләнүче робот Җәүдәт тә (Илсөя үзе аны шулай дип атады), караңгылыкта балкучы киемнәр кигән биючеләрнең чыгышы да бар иде. Миндә сорау туды: без татар концертына шундый шоуны карар өчен киләбезме? Әллә матур татар җырларын тыңлар өченме? Бәхәссез, матур концерт өчен ниндидер шоу, биюләр, экраннарда видеолар яки заставкалар кирәк, ансыз булмый, ләкин Илсөянең концертында шоу артык иде, дияр идем мин.

Шоу артык, ә җырлар азрак кебек иде. Илсөя үзе, шаяртып: “Син күп сөйләшәсең һәм аз җырлыйсың”; “Синең командаң күп эшли, ә син аз эшлисең”, – дип, тамашачылардан килә торган шелтәләр яңгыратты; һәм барысы да бу тапкыр да нәкъ шулай булды. Үзең үзеңне нәрсәдә шелтәүләрне белсәң, ник төзәлергә тырышмыйсың?

Илсөяне олылар да, балалар да яраталар

Һәр җыр алдыннан экранда аның исеме күрсәтелгәне ошады. Шуңа күрә мин, Илсөя үз концертында “Торып бас”, “Бирешмәм”, “Сәер кеше”, “Гомер”, “Сагыну”, “Югалырсың кебек”, “Чалмагөлем”, “Бер вакыт кына”, “Мәңгелеккә килми әниләр” һәм башка хитларын башкарды дип, ялгышмыйча әйтә алам. Ләкин җырларның кайберләрен башкару вакытында экранда аларның сүзләренең татар хәрефләреннән башка күрсәтелгәне ошамады. “Сойлэшэп”, “колгэн”… Экран графикасында дөрес итеп язылган сүзләр дә бар иде, нигә бар сүзләрне дә дөрес итеп язмаска?

Татар сузлэрен дорес итеп языйк эле!

Гомумән миңа концерт сәеррәк булып тоелды, ләкин бер җыр җанымны тетрәндерде. “Артист” җыры Илсөя өчен автобиографик буладыр (видеоны карагыз). “Көләм, елыйм һәм дә яшим сценарий буенча. / Мин бит артист, тормышыма зур сәхнә хуҗа”… Ул сәхнәдә күп еллар буе чыгыш ясый инде, һәрвакыт кешеләрне күңеллеләндерергә, үзенә дә күңелле булырга кирәк, ә җанында нәрсә эшләнүе беркемне дә кызыксындырмый диярлек. Ә кайвакыт кешеләр бик усал комментарийлар яза бит, мәсәлән: “Киенә дә белмисең, җырлый дә белмисең”; “Кем шундый тавышсыз җырчыны сәхнәгә чыгара” һ. б. (шундый комментарийлар, җыр башкарылганда, экранда күрсәтелгәннәр иде). Үзем шундый сүзләр ничек язып булуны һич тә аңламыйм, шулай эшләргә ярамый! Артистка шуннан бик авырдыр, һәм “Артист” җырында бу җан әрнүе бик ачык сизелде. Һаман игътибар үзәгендә булуның бик тә җиңел түгеллеген аңларга кирәк.

Артист үзе турында җырлый – һәм бу җанны тетрәндерә

Көләм, елыйм һәм дә яшим сценарий буенча. / Мин бит артист, тормышыма зур сәхнә хуҗа.
Илсөя Бәдретдинованың «Артист» җырыннан

Үземә Илсөянең концерты бик тә ошамаган булса да, башка тамашачыларга, шул исәптән кайбер танышларыма, ул бик ошады дип беләм. Илсөянең үз табынучылары бар, һәм алар да аны бик яраталар, ул да аларны бик ярата. “Сез иң нык һәм затлы тамашачыларсыз”, – дигәч, Илсөя: “Петербург, матурым, мин кайтам”, – дип, тамашачыларны шатландырды. Һәм петербурглылар аны көтәчәкләр!

Тамашачылар канәгать!

Илсөя Бәдретдиновага шәһәребездә концерт биргәне өчен һәм “Питер буйлары” татар һәм башкорт яшьләренең оешмасына (җитәкчесе Юлия Хучашева) концертны оештырганы өчен зур рәхмәт белдерәсем килә.

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре, РУДН аспиранты.

Добавить комментарий

, , , , , , , ,
Похожие новости