Санкт-Петербург Каюм Насыйри институты татар теле методисты Фирая Рәшитова Ризаэтдин Фәхретдинга багышланган конференцияның булып узганы турындагы мәгълүмат уртаклаша

«21 апрель көнне Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге гимназиясендә “Татнефть” Хәйрия фонды ярдәме белән “Р.Фәхреддин: рухият, мәдәният, мәгърифәт” VI Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде.

Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Гимранова Д. башлап җибәргән матур традиция белән мондый конференция алтынчы тапкыр галимнәрне, укытучыларны, галимнең туганнарын бер мәйданга туплады.

Мәшһүр мәгърифәтче, дин әһеле һәм мөфти, педагог һәм тарихчы, әдип һәм журналист булып дөньякүләм танылган күренекле галим Ризаэддин Фәхреддиннең вафат булуына 90 ел, ислам дөньясы өчен билгеле булган Беренче Бөтендөнья мөселманнар конгрессында катнашып, Мәккәдә зур дипломатик эшчәнлек башкарып кайтканына 100 ел тулу нисбәте белән үтте конференция.

“Татнефть” хәйрия фондының “Рухият” программасы нигезендә «Риза казый мирасы» дип аталган проект эшләп килә. Фәнни-гамәли конференция шул проект нигезендә үткәрелде.

Кунакларны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Гүзәл Мөдәрис кызы Хәбетдинова исеменнән аның урынбасары Афлятунова Р.Е сәламләде. “Татнефть” Хәйрия фонды директоры Газизова Эльмира конференциядә катнашучыларга уңышлы көннәр теләде.

Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе урынбасары Рузил хәзрәт Ихсанов Р.Фәхреддин рухына, аның замандашлары, чордашлары рухына дога кылды.

Р.Фәхреддинне зурлап, гыйльми конференциягә килгән мәртәбәле кунаклар, галимнәр арасында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рахимов С.Т., Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Энциклопедия институтыннан филология фәннәре докторы Исламов Р.Ф., Ислам мирасы Болгар академиясеннән филология фәннәре кандидаты Шафигуллина Р.Ф., Россия кооперация институтыннан филология фәннәре кандидаты Бикташев Р.И., “Безнең мирас” журналы мөхәррир урынбасары Гобәйдуллин Л.И., Кырым республикасы Бахчасарай шәһәрендә урнашкан И.Гаспралы музей-комплекс җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Абибуллаева Э.Э., Бөгелмә шәһәреннән Һ.Атласи фонды җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Мөхәмметдинова А.Х. бик кызыклы чыгышлар ясадылар.»

Ася-Августа Никифорова, активистка татарской общины

Добавить комментарий

, , , , , , ,
Похожие новости