Узган атнада татар дөньясы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгын билгеләп үтте. Татарлар һәм татар телен яратучылар Тукайны Казан татар телен (шивәсен) әдәбиләштергәне, балалар өчен шигъри әкиятләр һәм бар татарларга да таныш “И туган тел” шигырен язганы өчен бик хөрмәтлиләр. Санкт-Петербургта да Тукайга багышланган берничә чара булып узды. Алар арасыннан беренчесе Зверинская урамындагы татар шагыйре һәйкәленә чәчәк кую булды.

24 апрельдә сәгать 12 гә шәһәребезнең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм әдәбият сөючеләре Габдулла Тукай һәйкәле янына җыела башлады. Рәсми рәвештә татар теле көне дип билгеләнгән Тукайның туган көнендә яки туган көне тирәсендә анда ел саен чәчәк кую традициягә әверелгән булса да, быел барыбыз да шул чараның үзенчәлекле булганын сизә идектер. Тукайның юбилее — бик җитди һәм мөһим дата.

Тантаналы чараны Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов алып барды. Ул, бар җыелганнарны да шагыйрьнең юбилее белән котлап, татар телен шәһәребездә саклау мөһимлеген ассызыклады. “Татар теле Петербургта онытылмый”, — диде ул. Төньяк башкалада еш кына бер үк көнне берничә татар мәдәни чарасы үткәрелүен, шәһәрдә ике татар театраль төркеме барлыгын да телгә алды Татарстан даими вәкилебез. Моннан тыш, ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтовтан килгән котлау телеграммасын ишеттерерлек укыды.

Петербург татар шагыйрәсе Хәлидә Гыйләҗева татарча һәм русча шигырьләр укыды, “Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыяте” оешмасы рәисе Рәшит Мәһдиев та чыгыш ясады, “Тамга” заманча татар мәдәнияте үзәге рәисе Альбина Ишмурзина, Габдулла Тукай шагыйрь генә түгел, фольклор җыючы да булганын әйткәч, ул табып язып куйган бер җырдан өзек башкарды. “Мөхлисә” татар хатын-кызлары җәмгыяте рәисе Фәридә Нәҗмеева Габдулла Тукайның Петербургта булуы турында сөйләде, июнь аена планлаштырыла торган Петербург тарихына татарлар керткән өлешенә багышланган экскурсия турында хәбәр итте. Муса Җәлил исемендәге Калинин районы 146 мәктәбе директоры Олег Зорин да, мәктәптә Габдрахман Әпсәләмов исемендәге әдәби клуб эшләвен белдергәч, анда балалар Габдулла Тукай шигырьләрен укыдылар дип әйтте. “Хороводы России” хәрәкәте вәкилләре Галина Неретина, Екатерина Митина һәм “Новоохтинский” мәдәният йорты каршындагы “Лис” әдәби-нәшри студиясе вәкиле Владислав Лебедев Габдулла Тукайның шигырьләрен русча укыдылар. “Ак калфак — Нева” Санкт-Петербург татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы рәисе, Санкт-Петербург Каюм Насыйри институты татар теле методисты Фирая Рәшитова һәм “Питер.Татар” порталы журналисты Максим Кузнецов исә җыелганнарны мөһим дата белән татарча котладылар.

Чара барыбызның да тарафтан бергәләшеп Габдулла Тукай шигыренә язган “И туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

Текст: Максим Кузнецов,

КФҮ фәнни хезмәткәре

Добавить комментарий

, , , , , , , , , , ,
Похожие новости