25 апрельдә «Питер.Татар» Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталы һәм Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллеге бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга 140 ел тууына багышланган татар теленнән һәм әдәбиятыннан квиз үткәрделәр. Аның җиңүчеләре белән сезне таныштырабыз!

Беренче урынны безнең татар җәмгыятебезнең танылган активисты Фәридә Гренда яулады! Ул үзе турында менә нәрсә язды:

Мин күп еллар инде татар хәрәкәте активисты булып торам – татар телен, тарихын һәм әдәбиятын өйрәнәм, чараларга йөрим, аннары, алар турында язып, татарлар порталында һәм үземнең «Татары в Петербурге» төркемендә бастырам.
Берничә ел инде Раил Гатауллинның «Әдәбимарафон» проектында катнашам, анда без татар телендә китаплар укыйбыз һәм үзебезнең ВКонтакте битләребездә кечкенә өзекләр бастырабыз. Калфак, изү ясаудан, хәтта татар күлмәге тегүдән мастер-классларда да катнашканым бар. Мин укырга бик яратам, шуңа күрә даими рәвештә яңасына өйрәнәм.
Мин катнашкан бу татар теленнән һәм мәдәниятеннән квиз миңа катлаулы булып тоелды, ләкин мин булдырдым!

Фәридә Гренда

Икенче урынга Алия Шәйхетдинова ия булды. Менә нәрсә ул үзе һәм квизда катнашканы турында сөйләде.

Мин Шәйхетдинова Алия Илмир кызы. Татарстан Республикасының Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авылында яшим.Миңа 57 яшь. Һөнәрем буенча — укытучы.
Сезнең сайттагы яңалыкларны кызыксынып күзәтеп барам. Истәлекле даталарда үткәрелә торган викториналарыгыз, квизларыгыз үзебезнең белемнәрне сынап карарга мөмкинлек бирә.
Узган елда да «Каюм Насыйри – 200»дигән онлайн-бәйгегездә катнашкан идем. Шулай ук анда да икенче урынга лаек булдым. 
Быелгы квиз Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышлангандыр инде дип уйлап уйнарга тотынган идем. Беренче сорауларны укыгач, бераз югалып та калдым.

Өченче урында – яшь татар егете Рәхим Вәлитов. Аңа сүз бирәбез:

Күбесенчә мин видеолар монтажлыйм һәм университетта укыйм. Күптән түгел минем курай туган шәһәремнән килде, шуңа күрә аңарда кайвакыт уйныйм.
Викторина кызык үтте. Сораулар Тукай турында гына булмады, ә тагын татар теле тарихы турында булды, бу мине бик гаҗәпләндерде һәм сөендерде.

Рәхим Вәлитов

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм аларга алдагы уңышлар телибез!

Максим Кузнецов редакциясендә

Добавить комментарий

, , , , , , ,
Похожие новости