Бу айда без бөек татар шагыйре Габдулла Тукай 140 еллыгын билгеләп үтәбез, шуның хөрмәтенә Россиядә, шул исәптән Петербургта, шагыйрьгә һәм аның иҗатына багышланган күп чаралар булып уза. Алар арасында Петербург кинотеатрларында Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрыннан Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балетын күрсәтүләр дә. Узган якшәмбедә мин бу балетны Горьковская метросы янындагы “Великан Парк” кинотеатрында карадым.

“Шүрәле” – легендар балет, ул беренче тапкыр әле 1940 елларда куелган иде. Аның булдыручылары – бик танылган шәхесләр, мәдәният эшлеклеләре: композитор Фәрит Яруллин, язучы Әхмәт Фәйзи, балетмейстер Леонид Якобсон. Ул югары татар мәдәнияте хәзинәләреннән берсе дип әйтеп була, татарлар аның белән горурлана алалар. Хәзер дә бу балет Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрының репертуарына керә, ул зур уңыш белән илебезнең театрларында һәм хәтта кинотеатрларында бара. Балет күрсәтүеннән соң тамашачылар залдан бик канәгать булып, канатланып китеп бардылар. Ләкин миңа ошамыйрак төште. Нигә соң?

Балет – шундый сәнгать төре ул, анда нәрсә эшләнүен кайвакыт авыр аңларга. Мин сюжетын шулайрак аңладым. Урманда яшәүче шайтан Шүрәленең кошка әверелә белгән кара чәчле кыз белән кети-кети уйныйсы килә, ләкин кыз аннан курка, аның Шүрәле белән сөйләшәсе килми. Аны Былтыр исемле егет саклый, ул, Шүрәлене бәрелештә җиңеп, аның озын тырнакларын бүрәнәгә кагып кертә. Шүрәле җәфалана һәм газаплана, ләкин иреккә чыга. Аннан соң авылда кыз белән егет туйга әзерләнәләр, ә Шүрәле, зуп-зур хата ясап, авылга туй кунаклары белән уйнарга килә. Балалар аны күреп ала, һәм ул урманга йөгереп китә, кешеләр аның артыннан бара. Шүрәле кыздан баш тарта, ләкин Былтыр ул яшәгән урманны яндырып бетерә, бар шайтаннар янгында һәлак була. Пар өйләнешә. Менә нинди бәхет, күрәсең.

Әкиятләрдә яхшылык усаллыкны җиңә, ә усаллык җәзалана, диләр, чынбарлыкта да шулай булсын иде, ләкин бу сюжетта усаллык кем була соң? Урманда яшәүче яшел шайтанмы, әллә аны үтергән Былтырмы? Кыз белән кызыксынган көндәшне җиңеп, аны кимсетергә җитәрлек түгел микән, аны үтерергә дә мәҗбүрме? Ул, тышкы кыяфәте аркасында урманда яшәгәч, кешеләр белән очрашмыйча торгач, кызлар белән ничек сөйләшергә кирәклеген белмәвендә гаепме? Ул ят булса да, аның хисләргә һәм хаталарга хокукы юк микән?

Үзем дә бер ай элек “Былбыл” театры куелышында Шүрәленең ролен башкардым, ләкин шуңа күрә генә түгел нәкъ аның хәленә кердем. Ят дөньядан килгән көндәшне юк итү вазгыяте миңа шәхсән дә бик таныш, һәм шуңа күрә мин, башка тамашачылардан аермалы буларак, шундый бәхеткә шатлана алмыйм.

Добавить комментарий

, , , , , ,
Похожие новости