11 апрельдә Санкт-Петербург Милләтләр йортында Петербург татарлары өчен бик мөһим чара – яңа “Сандугач” татар фольклор ансамбленең беренче концерты булып узды.

Төньяк башкалада да күңелле, дәртле, җырларга-биергә яратучы татарлар яшиләр – моны “Сандугач” ансамбленең әгъзалары ачыктан-ачык исбатладылар! Бу ансамбль күптән түгел – узган елның ахырыннан бирле генә яшәп килсә дә, ул хәзер инде күренекле уңышлар күрсәтә. Моның өчен ансамбльнең җитәкчесенә Гүзәлия Нигъмәтуллинага да, бар артистларына да рәхмәт әйтергә кирәк.

Гүзәлия Нигъмәтуллина үз биюләре белән барысын да күңеллеләндерде

Ансамбльгә Санкт-Петербург Каюм Насыйри институты белем бирү һәм мәгариф үзәге татар теле курсларыннан яшь егетләр һәм кызларның килгәне дә бик шатландыра. Яшьләр, ансамбльдә инде катнашкан хатын-кызларга кушылгач, үзләре дә чын артистлар булдылар.

Үзем шул курсларга чакырылган укытучы булып кайвакыт килгәләгән сәбәпле, аларның уңышында үземнең дә керткән өлешем бар дип саный аламдыр. Ләкин, әлбәттә, даими репетицияләрсез, тырышусыз, татар мәдәниятенә һәм сәнгатькә карата мәхәббәтсез дә бернәрсә килеп чыкмаган булыр иде.

Мансур Аббазовка концерт ошый

Концертны Фәгыйлә Гобәйдуллина һәм Индира Вәгыйзова алып бардылар. Ул үз эченә җырларны гына түгел, юмористик сценкаларны һәм биюләрне дә, татарча һәм русча шигырьләр укуны да алды. Айдар Рәхмәтуллин һәм Гүзәл Сәгъманова “Ай әле, бик еракта идек без” җырын башкардылар, Валерий Зәйдуллин, Гүзәл Сәгъманова һәм Гүзәлия Нигъмәтуллина шаян биюне күрсәттеләр, Наилә Моратова “Син кайда идең?” җырын җырлады, Людмила Яһүдина “Их, тала-тала”ны җырлады, Лилия Сәбитова исә “Ай, былбылым” җыры белән барысын да шатландырды. Әсхәт Әюпов гармунда уйнавы белән Моннан тыш та, күп нәрсә кызыклысы бар иде – концерт сәгать ярты дәвамында сузылды!

Хор җырлый, Алинә Бәриева бии

“Сандугач”лар туп-тулы зал җыйды – яңа фольклор ансамбле белән танышырга бик күп кеше килде. Концерт тәмамланганнан соң тамашачылар артистларны тәбрикли башлады, аларга чәчәк бүләк иттеләр һәм бүләкләр дә тапшырды. Санкт-Петербург Каюм Насыйри институты татар теле методисты, “Ак калфак – Нева” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы рәисе Фирая Рәшитова һәм Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллегенең әйдәп баручы белгече Таһир Вәлиуллин ансамбльне уңышлы чыгышы белән татарча сөйләмнәр тотып котладылар.

Шунысы да мөһим: бөтен чара татарча алып барылды диярлек. Безнең шәһәребездә татар чаралары күп булса да, татар телле чаралар бик аз – һәм шундый фольклор концертлары бу җитешмәүчелекне, кечкенә дәрәҗәдә булса да, ябалар.

Туп-тулы зал җыелды!

Хәзер кыю итеп әйтеп була: Петербургта яңа татар ансамбле барлыкка килде! Һәм “Питер.Татар” порталы исеменнән без “Сандугач” ансамбленә чын күңелдән иҗади уңышлар һәм Сабантуй сәхнәләрен яулаячагын телибез.

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

Фотолар авторныкы һәм Валерий Зәйдуллинныкы

Җавап калдыру

, , , , , , , , , , , , , , , , , , , , ,
Похожие новости