Бу елның апрель аенда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. Шуның хөрмәтенә «Питер Татар» порталы һәм Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллеге татар теленнән онлайн-викторинаны уздырачак.
Викторина 25 апрельдә сәгать 15 тә башланачак.
Теркәләү сылтамасы: https://play.myquiz.ru/p/01006264.
Җиңүчеләр порталдан акчалата призлар алачак: 1 нче урын өчен 5000 сум, 2 нче урын — 3000 сум, 3 нче урын — 2000 сум.
Татар телен белүләрегездә үз көчләрегезне сынап карарга оялмагыз!







147

