Бу елның апрель аенда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. Шуның хөрмәтенә «Питер.Татар» Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталы Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллеге белән хезмәттәшлектә татар теленнән онлайн-викторинаны уздырачак.
Викторина 25 апрельдә сәгать 15 тә башланачак. Теркәләү сылтамасы: https://play.myquiz.ru/p/01006264.
Җиңүчеләр порталдан акчалата призлар алачак. Татар телен белүләрегездә үз көчләрегезне сынап карарга оялмагыз!






126
