28 мартта «Рыбацкий» мәдәният йортында «Былбыл» татар халык театры һәм аның дуслары «Әкият геройларының халыкара форумы» дигән үз яңа спектаклен күрсәтәчәкләр. Сәгать 19 га килегез, рәхим итегез, артистлар сезне бик көтәләр! Спектакль ярты татарча, ярты русча булачак, татар теле анда бик гади, телне өйрәнә башлаганнарга да аңлашылачак. Сезнең игътибарыгызга «Былбыл» татар халык театры җитәкчесе Сиринә Зинурова язган анонсны тәкъдим итәбез.

Кадерле дуслар! Барыгызны да Тукайны уку елына, Халыклар бердәмлеге елына, Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган эксперименталь пьеса – “Әкият геройларының халыкара форумы”на чакырабыз!
Форумда персонажлар түгел, реаль әкият геройлары, аларның әйтер сүзләре бар, читтә калмагыз!..

Бу дөньяда һәрнәрсәнең чиге була. Без яраткан әкият геройларының түземлекләре беткән. Заман үзгәрешләренә күнегә алмыйлар, кешеләргә, заманага сораулары бар…
Татар әкиятләренең геройлары: Шүрәле, Былтыр, Убырлы Карчык, Кәҗә, Сарык, Су анасы һәм башкалар, җыелышып Татарстан Президентына хат язалар. Президент аларны ишетә һәм форумга үзе килә!..
Нинди җавап тота Президент әкият геройлары каршында?..

Рольләрдә:
Камил Шәяхмәтов, Кәрим Алюшев, Натаниэль Гәрәфетдинов, Найлә Зарипова, Альберт Габитов, Айнур Демиева, Алсу Нәфыйкова, Венера Гәрәфетдинова, Ева Ждановская, Ирина Семечева, Линара Николашкина, Людмила Ульянова, Максим Кузнецов, Мансур Аббазов, Наилә Максутова, Николай Челак, Ольга Эрлих, Рөстәм Алюшев, Розалия Ханикова, Руслан Таминов, Сиринә Зинурова, Таhир Вәлиуллин, Шамил Алюшев, Шамил Шәяхмәтов

Сценарий авторы Сиринә Зинурова.
Пьеса ике телдә бара: рус һәм татар телләрендә.

Кайда: Санкт-Петербург, Рыбацкий проспекты, 2, “Рыбацкий” мәдәният йорты. Якындагы метро –Рыбацкое.
Кайчан: 28 мартта, 19.00 сәгатьтә.
Белешмәләр өчен телефон: 8 911 237 91 84

Добавить комментарий

Похожие новости