Бүген үз туган көнен безнең элеккеге Татарстан Республикасы даими вәкилебез, ә хәзер Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы халыклары ассамблеясы Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин билгеләп үтә.
Ренат Вәлиуллин Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле булып 2014–2025 елларда хезмәт иткән. Шул вакытта ул төбәгебезнең татар җәмгыятенең үстерүе өчен бик күп файдалы эш башкарды. Татар теле курсларын һәм татар мәдәни чараларын үткәрә торган Каюм Насыйри институты һәм Чайковский урамындагы Санкт-Петербург Татар мәдәни үзәге ачылуында, Төньяк башкалада яшәүче татар рәссамнарын, сынчыларын җыеп, аларның әсәрләренең күргәзмәләрен үткәрә башлавында, күп еллар буе Сабантуй бәйрәмнәрен оештыруда, «Питер.Татар» порталыбызны башлап җибәрүдә дә катнашкан ул. Хәзер дә Ренат Нәкыйф улы, Татарстанда эшләсә дә, Петербургны һәм Петербург татарларын онытмый, без дә аны онытмыйбыз.
«Питер.Татар» порталы исеменнән чын күңелдән Сезне туган көнегез белән котлыйбыз һәм Сезнең мөһим эшегездә уңышлар телибез, хөрмәтле Ренат Нәкыйф улы!

Ренат Вәлиуллинның тормыш юлы белән танышырга тәкъдим итәбез:
1972 нче елда Татарстан АССР Арча районы Урта Сәрдә авылында туган. 1994 нче елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын «Телче, татар теле, әдәбият, тарих укытучысы» белгечлеге буенчы тәмамлаган (2004 нче елда исә Сарытаудагы Столыпин исемендәге Дәүләт хезмәте академиясен дә читтән торып тәмамлаган). Аннары Татарстанда төрле фәнни һәм дәүләти вазифаларда хезмәт иткән:
1996―1998 елларда ― Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының тарих укытучысы;
1998―2001 елларда ― Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Тарих институты гыйльми хезмәткәре;
2001―2002 елларда ― Питрәч районы администрациясендә гомуми бүлек мөдире;
2002―2004 елларда ― Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Россия төбәкләрендәге татар оешмалары белән эшли торган бүлек мөдире;
2004―2005 елларда ― Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлеге әйдәүче референты;
2005―2007 елларда ― Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең урынбасары;
2007―2008 елларда ― Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы Дин эшләре советы рәисе;
2008―2011 елларда ― Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы Дин эшләре идарәсе рәисе;
2011 елда ― Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарының ярдәмчесе;
2012 елда ― Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары;
2015―2024 елларда – Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле.
2024 елдан – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы халыклары ассамблеясы Башкарма комитеты җитәкчесе.

2023 елда бастырылган Ренат Вәлиуллин белән әңгәмәне дә укырга тәкъдим итәбез: Ренат Валиуллин: «Татары в Питере – не диаспора, а коренной народ»
«Питер.Татар» порталы редакциясе






97
