6 мартта башкорт кызы Ләйсән Зәйнетдинова “Семимостье” мәдәни үзәгендә үз концертын бирде. Һәм аннары Кытайга очып китте.

Үз концертына Ләйсән үз туганнарын һәм дусларын чакырган, социаль челтәрләрендә дә бу чараны күп тапкыр анонслады. Бу концертны аңа Санкт-Петербург татар һәм башкорт яшьләренең “Питер буйлары” оешмасы (җитәкчесе Юлия Хучашева) оештырырга ярдәм иткән. Шуңа күрә ул башкортларда гына түгел, татарларда да кызыксыну уятты. Концерт башлар алдыннан кунакларның үзара башкортча һәм татарча сөйләшүен тыңларга бик рәхәт иде.

Ләйсән, яртылап башкортча, яртылап русча сөйләшеп, кунакларга үзе турында сөйләде, традицион башкорт музыка коралларында (кубызда, хайранда, курайда) уйнавын күрсәтте, үз автор җырларын – берсен русча, икенчесен башкортча башкарды. Башкортча җыры “Донъя матур” дип исемләнә. Ләйсән сөйләгәнчә, ул кара-каршы булмаган мәхәббәт тәэсирендә язылды. И-их, шигырьләр һәм җырлар еш кына йөрәк авыруыннан туа…

Ләйсәннән башка, аның концертында дуслары һәм туганнары да чыгыш ясадылар. Рояль артында Александр Гурченко иде. Аның әтисе Миңлегафүр Зәйнетдинов, Башкортстан Республикасы халык артисты, төрле кубызларда уйнады, абыйсы Рөстәм Әхмәтҗанов исә берничә җыр башкарды. Һәр артист өчен гаиләсенең хуплавы бик мөһим һәм кыйммәтле!

Җырлар һәм музыка коралларында уйнау белән кичә программасы чикләнмәде. Кунакларны түгәрәккә торырга үтенгәч, Ләйсән бию төркеме белән биеде дә. Аннары, Ләйсән диджей-сетын тә/къдим иткәндә, кичә кечкенә дискотекага әверелде.

Һәм берничә көннән соң Ләйсән Кытайга яңа тормышын корырга очып киткән. Аңа анда шәхси һәм иҗади уңышларга ирешүен телисе килә!

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

Ләйсән белән татар һәм башкорт дуслары

Җавап калдыру

, , , , , , , , ,
Похожие новости