Кадерле хатын-кызлар: әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр, кызлар, оныкалар, хатыннар! Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары «Питер.Татар» порталы Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый! Бәхеттә яшәгез, сәламәт булыгыз, сезнең ир-атларыгыз сезне һәрвакыт шатландырсыннар! Хәзерге дөньяда туган телен һәм мәдәниятен саклап тоту еш кына нәкъ хатын-кызларның эшенә әверелде дип ассызыклыйк. Шуңа күрә татар телебезнең дә гомере сезнең кулларыгызда дип әйтеп була.
Сез – безнең бердәнберләребез, без сезне нык яратабыз!
«Питер.Татар» порталы редакциясе.






126

