27 февральдә Лиговский проспекты, 56Е адресында урнашкан Ленинград өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе мәдәни үзәгендә яңа татар яшьләр оешмасының беренче утырышы булып узды. Утырышны автономиянең рәисе Айрат Маннанов һәм яшьләрне җыйган татар җәмгыятебезнең активисткасы Диләрә Йосыпова алып бардылар.

Утырыштан берничә көн элек Диләрә Йосыпова әзерләнә торган очрашуга чакыруны үзе алып барган “Татарские петербуржцы” телеграм-төркемендә урнаштырган, без аны “Питер.Татар” порталыбызның ресурсларында да алып куйдык. Ул, төрле зур татар чараларында, шул исәптән былтыр җәен булып узган Бөтендөнья татар конгрессы Милләт Җыенында яки “Идел” яшьләр үзәгендә үткәрелгән “Максат” яшь татар лидеры мәктәбендә катнашкач, Петербургка канатланып, яңа идеяләр белән янып кайта кебек, ләкин монда актив, татар телен һәм мәдәниятен сакларга, мәдәни эшне алып барырга теләүче яшьләр юклыгына дучар була. Бездә дискотекаларда күңел ачасы гына килгән түгел, йөрәкләре үз туган мәдәнияте янып торып яшәүче татар яшьләре оешмасы юклыгыннан, ул шундый оешманы үзе булдырырга хәл иткән. Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Айрат Маннанов аның изге ниятен хуплап, моның өчен үз мәйданчыгын тәкъдим иткән.

Узган җомгада, мөселманнар өчен изге көндә, Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе мәдәни үзәгенә сигез татар мәдәниятен яратучы яшь кеше килде. Алар арасында, сүз уңаеннан, былтыргы “Татар кызы” конкурсының төбәк этабында җиңү яулаган Ралинә Шәйдуллина һәм күптән түгел Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллеге һәм “Питер.Татар” порталы тарафыннан үткәрелгән Муса Җәлилгә багышланган ясалма фәһем ярдәмендә ясалган видеороликлар конкурсында гран-прига лаек булган Югары икътисад мәктәбе студенты Зөфәр Галиев та булдылар. Татарстан даими вәкиллегендә әйдеп баручы белгеч булып эшләүче Таһир Вәлиуллин, Тау университетында укучы Арслан Яшмолкин һәм Рәхим Вәлитов,күптән түгел Иркутскидан Петербургка күченгәч, җирле татар тормышына кушыласы килгән Наил Солтанов, Төмәннән күченгән Булат Уразбахтин, “Питер.Татар” порталы журналисты, татар һәм чуваш телләре үзөйрәткечләре авторы Максим Кузнецов та килделәр. Яшьләрне хупларга Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Рушания Газизова тәмле тары кыстыбыйларын пешереп алып килде, Диләрәнең әнисе Рушания Йосыпова да бу очрашуга кушылды.

Бар җыелганнарга да Диләрә кыскача татар дөньясында үткәрелә торган иң мөһим яшьләр чаралары – Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татар яшьләре көннәре, “Максат” яшь татар лидерлары мәктәбе турында сөйләде. Кунаклар да үз фикерләрен уртаклаштылар. Мәсәлән, Таһир Вәлиуллин Татарстан даими вәкиллеге тарафыннан Петербургта көзен татар яшьләр форумын үткәрү фикерен белдерде. Татарстаннан яшь активистларны һәм җирле татар яшьләре вәкилләрен бергә җыйгач, аларны Санкт-Петербург Җәмигъ мәчетенә, “Мирас” мәдәни үзәгенә алып барып килү, алар өчен фикер алышу мәйданчыгын оештыру нияте бар, ди Таһир. Арслан Яшмолкин, үз чиратында, Тау университетында төрле мәдәниятләр фестивале уздырылуы турында сөйләде. Аның анда татар мәдәниятен дә кертергә теләге бар.

Җылы итеп булып узган, торт һәм кәнфитләр белән чәй эчкән очрашу күрсәтте: бездә дә актив булырга теләүче татар яшьләре бар, аларны берләштерә, кирәкле юлларга юнәлдерә алучы көч кенә кирәк. Шундый көч табылды дигән ышануыбыз бар.

Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе актив татар яшьләренә кушыласыгыз килсә, Телеграмда Диләрә Йосыповага языгызчы: @yusupova_dr
Текст: Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.
Фотолар авторныкы, Диләрә Йосыпованыкы һәм Таһир Вәлиуллинныкы.







55

