Бүген, 24 февральдә, Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллегенең әйдәп баручы белгече Таһир Вәлиуллинга 25 яшь тулды.

Безнең порталыбызны күптән инде укый торганнар Таһир Вәлиуллинны яхшы беләләр. Сайтның беренче елларында ул монда күп язма бастырган, “По миру с Тахиром Валиуллиным” рубрикасын да алып барган. Петербургтан Казанга уку өчен киткәч тә, порталыбыз белән эләмтәсен өзмәгән, башка авторларның мәкаләләрен бастырырга ярдәм иткән ул. Хәзер Таһир, Төньяк башкалага кайтып, Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллегенең әйдәп баручы белгеченең әһәмиятле вазифасын алган. Үз башлыгы Шамил Шәяхмәтовка ярдәм итеп, ул, эшмәкәрләр, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашып, алар белән мөһим сораулар турында фикер алыша, төрле иҗтимагый һәм мәдәни чараларга йөри, татар җәмгыятебезнең әгъзаларын да аларга чакыра. Таһир үз телеграм-каналын да алып бара: https://t.me/tahir_valiullin. Кушылыгыз!

Күптән түгел Таһир, Казан федераль университеты Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә “Башлаучы хезмәткәр мәктәбе” өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча квалификацияне күтәрү узып, удостоверение алган.

“Питер.Татар” порталы исеменнән без Таһирны чын күңелдән туган көне һәм квалификацияне үстерү турындагы удостоверение алганы белән котлыйбыз һәм аңа гомерендә уңышлар, сәламәтлек, бәхет телибез!

Текст: Максим Кузнецов
Фотолар Таһир Вәлиуллинныкы.

Добавить комментарий

, , , , ,
Похожие новости