27 гыйнварда без Ленинградны алман-фашист блокадалавыннан тулы азат итү көнен билгеләп үттек. Шул ук көнне Казан ТНВ телеканалы «Манзара» тапшыруында Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллеге әйдеп баручы белгече Таһир Вәлиуллин тарафыннан төшерелгән бу датага багышланган репортажны күрсәткәннәр.

«Ленинград блокадасы темасы безнең өчен бик мөһим. Без, Петербург татарлары, тарихны саклыйбыз. Бездә бар язучы Рәхим Теләшов, ул Ленинградта үлгән, сугышта катнашкан татарлар турында яза, алар турында безгә искә төшерә. Даими вәкиллектә эшләгән татарлар да ветераннарыбыз, блокада балалары белән төрле чаралар уздыра, без алар белән күрешәбез, аларга төрле бүләкләр ясыйбыз», – дип әйтте Таһир үз репортажында.

Шул репортажны сез https://tnv.ru/tv-projects-item/manzara/#video&id=526666&iblock_id=8&iblock_type= сылтамасы буенча 22:40 ноктасыннан башлап карый аласыз.

Текст: Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

Добавить комментарий

, , , , , , ,
Похожие новости