8 февральдә, якшәмбе көнне, Ленинград өлкәсе Дуслык йортында елда беренче Милләтара мөнәсәбәтләр буенча Яшьләр советы утырышы булып узды. Анда Дуслык йорты интернет-ресурсларыннан чакыру буенча күп яңа кеше килде.

Яшьләр советы утырышына килгән кешеләр арасында татар җәмгыятебезнең вәкилләре – Ленинград өлкәсе «Файда» татар мәдәни җәмгыяте әгъзалары Диләрә Йосыпова, Янифә Федосова, Роза Дмитриева да булдылар. Аларның милли киемнәре чара кунакларында зур кызыксыну уятты.

Мин матур татар кызларын фотога төшермичә алмыйм

Яшьләр советы утырышын Ленинград өлкәсе Дуслык йорты милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр бүлеге хезмәткәре Анна Ульянова алып барды (үзенең коми икәнлеге ачык булды). Ул да, Ленинград өлкәсе Дуслык йорты җитәкчесе Юрий Паламарчук та, Яшьләр советы рәисе Ольга Киричкова да милли-мәдәни оешмаларга яшьләрне җәлеп итүнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Чынлап та, еш кына шундый оешмалар олы кешеләрдән гына гыйбарәт кебек!

Эш уены төрле оешмалардан яшьләрне берләштерде

Чара үз эченә аның кысаларында этномәдәни проект концепциясен булдырырга кирәк булган команда эш уенын алды, хороводтан башка да булмады.

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

Добавить комментарий

, , , , , , , ,
Похожие новости