31 гыйнварда Санкт-Петербург Татар мәдәни үзәге камин залы концерт мәйданчыкка әверелде. Анда үз яңа “Кышның ап-ак юллары” программасын “Акчарлак” татар фольклор ансамбле тәкъдим итте. Шул программа ансамбльнең катнашучысы Миңнерауза Морозовага багышланган иде.

“Акчарлак” ансамбле җитәкчесе Светлана Җиһангирова сүзләренчә, бу сезонда алар үз коллективының әгъзаларына багышланган кичәләр әзерлиләр. “Ноябрь аенда Ринат Рәҗәповка багышланган кичә булды, монысын инде Миңнерауза Морозовага багышларга булдык”, – дип әйтте ул “Питер.Татар” порталына.

Концертка килгән кунаклар Миңнерауза Морозованың гомере турында программаны алып барган Әлфия Бахвалованың сүзләреннән барысын да белделәр, ахры. Ул кичә аңа – хөрмәткә лаеклы чын татар хатын-кызына, ике кызның анасына, алты оныкның әбисенә багышланган иде.

Светлана Җиһангирова үзе дә чыгыш ясый

Шунысы кызык: Миңнерауза ханым Удмуртиядәге Можга шәһәрендә туган икән (алай булса, без аның белән якташлар: минем тамырларым да Удмуртия татарлары белән бәйләнгән). Анда ул балет мәктәбенә йөргән, чаңгы шуу белән шөгыльләнгән иде, ә 1976 елда, ун сыйныф тәмамлап, Ленинград шәһәренә күчкән. Безнең шәһәребездә ул берьюлы училищегә һәм машиналар төзү техникумына укырга кергән, 1978 елда киләсе ире белән танышкан иде. Аларда ике кызы – Елена һәм Галина туганнар, ике кызында да өч баласы туган. Миңнерауза ханым – бик бай, бәхетле әни һәм әби!

Концерт программасында берничә җыр белән Ринат Рәҗәпов чыгыш ясады (ул да тавыш режиссёры булды), шулай ук Фәрдия Нурутдинова, Роза Шәрипова, Нурия Гафурова, Светлана Җиһангирова да җырладылар. Гармунда уйнавы белән җырчыларны Фаяз Рәхимов хуплый иде. Әлбәттә, Миңнерауза Морозова үзе дә чыгыш ясады – ул Лариса Рубальскаяның шигырен укыды. Иң зур игътибарга исә аның оныкларының чыгышлары лаек булдылар: оныгы Александр “Что такое осень” җырын башкарды, оныкасы Василиса инглизчә җырлады (концерт көнендә мәдәни үзәктә аның рәсемнәренең күргәзмәсе дә оештырылды), оныкасы Елена исә французча җырлады һәм гобойда уйнады. Миңнерауза ханым оныклары белән татарча танылган “Бәхеттә, шатлыкта” җырын башкарды да. Ялкынлы кызчык Альбина Кузгунованы да онытмыйк.

Василиса Витёкның рәсемнәренең күргәзмәсе

Концерт ахыры бик тетрәндергеч булды, ул Ленинградны алман-фашист блокадалавыннан тулы азат итү көненә багышланган иде. Александр, Елена һәм Альбина блокадаланган Ленинградта яшәгән балаларның көндәлекләреннән коточкыч юлларны укыдылар. Ул балаларның салкыннан һәм ачлыктан газапланганын хәзер күз алдына да китереп булмый. Монысы беркайчан да, беркайда да кабатланмасын! Блокада көндәлекләрен укудан соң балалар “Ленинградские мальчишки” җырын башкарганда, тамашачылар хәтта басып тордылар.

Блокада көндәлекләрен уку

Миңнерауза Морозовага багышланган “Акчарлак” ансамбленең программасы “Мы желаем счастья вам” җырын башкару белән тәмамланды. Без дә порталыбызның исеменнән Миңнерауза ханымга һәм бөтен “Акчарлак” ансамбленә дә бәхет телибез!

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

Мин Миңнерауза Морозова белән

Добавить комментарий

, , , , , , , , , , , , , , , , , , ,
Похожие новости