30 гыйнварда петербурглылар татар альтернатив музыкасын тыңларга уникаль мөмкинлек алдылар – безгә Оскар Юнусов, популяр Gauga төркеменең фронтмены, килде!
Хәзерге татар музыкасы бик төрле була ала: татар музыкаль мәдәниятендә эстрада музыкасы да, халык музыкасы да, классик, опера музыкасы да бар – һәм рок-музыка да бар. Һәм Gauga төркеме – татар рок-музыкасы вәкилләренең иң кызыкларының берләре!

Оска́р Башкортстан Республикасы Бөре шәһәрендә туган, анда да мәктәптә укыган. Мәктәпкә кадәр ул татарча гына сөйләшкән, рус телен белмәгән иде. Аның ата-аналары – филологлар: әтисе – фәннәр докторы, Истанбул университетларының берсендә эшләгән рус әдәбияты белгече, әнисе – фәннәр кандидаты, татар әдәбияты белгече. Нәфис сүзгә карата мәхәббәт улына да күчкәндер. Әмма башта, югары сыйныфларда, гитара уйный һәм җырлар яза башлаганда, ул текстлар русча гына язган. Татарча җырларны университетның икенче курсында гына булдыра башлаган, аннары татар телендә русча белән чагыштырганда күбрәк күрсәтә алуын аңлагач, татарча гына яза.

Ул Казан федерал университеты Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр факультетында программистка укыган, аннары Татарстан Республикасы Экология министрылыгында эшләгән, соңрак банкка эшләргә киткән, ләкин анда аңа ошамады. Үз төркемен Оскар 2013 елда җыйган. Башта ул, шахматта сицилиан яклавында беренче йөрешне күздә тотып, “Оскар c7c5” дип исемләнгән, ләкин концертларның алып баручылары да бу исемен дөрес итеп әйтә алмагач, Татарстан Республикасы Президенты да бер чарада аны аңламагач, Оскар, сүзлектән бер кызык сүзне табып, төркеме өчен яңа исем уйлап чыгарган. Аның музыкасын “татарча рок” дип атап булса да, үзе ул порталыбызга: “Минем музыкамны бер жанр белән төгәлләнеп булмый”, – дип әйтте.

Петербург «Семимостье» мәдәни үзәгендә булып узган концертта Оскар, гитара уйнап, чәчәкләр белән бизәлгән микрофон стойкасы алдында утырып, үз яраткан татар телле композицияләрен башкарды, ә алар арасындагы тәнәфәсләрдә тамашачыларга русча үз тормышы һәм карьерасы белән бәйле төрле кызыклы тарихлар сөйли иде. Мәсәлән, әти-әнисе үзе белән татарча сөйләшәләр, ләкин, Казанга күченеп, Оскар аларның сөйләмендә Башкортстан татарларына хас булган үзенчәлекләр ишетә башлады; хәлбуки, ул аларны төзетми. “Грейпфрут” җыры турында Оскар бервакыт: “Земфираның апельсиннар турындагы җыры бар, “Дюна” төркеменең – лимоннар турындагысы, “Мумий Тролль” төркеменең – мандариннар турындагысы, ә миндә грейпфрут турындагы җыр булсын”, – дип хәл иткәнен сөйләде. Ә “Акыллым” җыры белән шәхси тарих бәйләнгән икән. Оскар үзен татарчага өйрәткән әбисе белән үскән, 2021 ул вафат булган. “Акыллым” дип аңа әбисе атаган. “Мин соңрак кына бу җырның аның мәхәббәте турында икәнен аңладым”, – дип уртаклашты Оскар Петербург тамашачылары белән.

Аның музыкасын тыңларга бик кызыклы. Татарлар күңелле, тиз көйләргә күнеккән, әмма Оскарның көйләре акрын, уйландыручы, аларда нәкъ татар мәдәниятенә хас булган моңны хис итеп буладыр. Аңа: “Бу татар музыкасы түгел”, – диючеләр очраганда, ул бәхәсләшми: үз стиле буенча аның җырлары чынлап та гадәти татар музыкасына охшаш түгел. Ләкин еш кына кешеләр, Оскарның музыкасы белән танышкач, аңа: “Без татар телен белми идек, ләкин хәзер инде безнең аны өйрәнә башлыйсыбыз килде”, – диләр. Монда да Оскарның татар мәдәниятенә керткән мөһим өлеш.

“Питер.Татар” порталы исеменнән без Оскар Юнусовга һәм Gauga төркеменә яңа җырлар һәм яңа уңышлар телибез!

Безнең телеграм-каналыбызда Оскар Юнусов белән интервью карагыз (видео Линара Николашкинаныкы). Анда концерттан видеоларны да таба аласыз.
Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.
Фото авторныкы һәм Линара Николашкинаныкы.







51

