29 гыйнварда Невский проспектындагы Елена Образцова мәдәни үзәгендә “Голоса нашей родины” татар камера музыкасы концерты булып узды. Тамашачылар алдында пианиночы Рузия Кәлимуллина, җырчы (сопрано) Альбина Хөснетдинова һәм скрипкачы Алиса Губанова чыгыш ясадылар.
Сез “татар концерты” дигән сүзтезмәне ишеткәндә, нәрсә күз алдыгызга китерәсез? Казаннан килгән ниндидер заманча татар эстрада җырчысы яки фольклор коллективы белән кичәнедер. Ләкин татар музыкаль мәдәнияте күпкә байрак, татар халкы дөньяга классик музыка, опералар, арияләр булдырган композиторларны да бүләк иткән. Шундый музыка белән петербурглыларны монда яшәүче ике татар кызының – Рузия Кәлимуллина һәм Альбина Хөснетдинованың – таныштырасы килде. Алар үзләре моңа килешүче кечкенә концерт залын тапканнар, үзләре барысын да оештырганнар. Ә Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллеге һәм “Питер.Татар” порталы кызларга аларның концерты турында мәгълүмат таратырга ярдәм иттеләр.






Рузия пианинода уйнаганда, Альбина җырлый иде, һәм берничә әсәр башкарырга аларга скрипкачы Алиса Губанова ярдәм итте. Концертта Сәлих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Сара Садыйкова, Эльмир Низамов, Резеда Әхиярова, Миләүшә Хәйруллина, Рөстәм Яхинның һәм Рузия Кәлимуллинаның үзенең әсәрләре яңгырадылар – Рузия үзе дә сәләтле композитор булуын исбатлады. Ә Альбина назлы, ләкин көчле тавышлы җырчы булуын барыгызга да күрсәтте. Концерт тәмамлангач, тамашачылар кызларны үзегез турында сөйләргә үтенделәр, аларга күп сорау бирделәр.

“Рузия белән безгә шундый концерт оештыру фикере бер ел элек килде. Санкт-Петербургта татар классик музыкасы башкарылмый, аны беркем дә уйнамый. Һәм без, Казаннан булган кызлар, монда шундый концерт бирергә уйладык”, – дип сөйләде безгә Альбина. “Сез ничек бер-берегез белән таныштыгыз”, – дигән сорауга соло җырлавы кафедрасы опера җырлавы сәнгате юнәлешендә укучы яшь җырчы: “Рузия белән без Казанда бер колледжта укыдык. Ул миннән бер елга олырак, студсовет рәисе иде, мин дә студсоветта тора идем. Без таныштык, дуслаштык”, – дип җавап бирде.

Хәзер кызларның өчесе дә Н. А. Римский-Корсаков исемендәге Санкт-Петербург дәүләт консерваториясендә укыйлар: Рузия – дүртенче курста, Альбина һәм Алиса – өченчесендә. Аларга укуда уңышлар гына телисе килә. Татар музыкаль сәнгате шундый яшьләрнең кулында булса, аның киләчәге бар дип әйтергә кирәк! Кызлар алда да Санкт-Петербургның да, Татарстанның да сәхнәләрендә кешеләрне татар классик музыкасы белән таныштырып торачаклар дип өметләнәбез!
Концерттан видеолар безнең телеграм-каналыбызда карагыз.
Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.






65

