27 гыйнвар – Ленинградны алман-фашист гаскәрләре блокадалавыннан тулы азат итү көне. Нәкъ ул көнне 1944 елда якынча миллион гомер алып киткән Ленинград блокадалавы тәмамланды.
Һәр ел шәһәребездәге Пискарёв мемориаль зиратында, Ленинград блокадалавы корбаннарны искә төшереп, тантаналы-траурлы церемония алып барыла. Россия Федерациясе Президенты, Россиянең һәм Санкт-Петербургның югары вазифаи затлары мемориаль зиратында урнашкан “Ватан-Ана” монумент янына веноклар һәм чәчәкләр куя. Шул церемониягә шәһәребезнең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре дә кушыла.

Быел Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов һәм даими вәкиллеге консультанты Таһир Вәлиуллиннан торган Татарстаннан делегациягә берничә кеше кушылды, алар арасында татар теле укытучысы һәм җырчы Альбина Ишмурзина, татар “Сандугач” ансамбле иҗади җитәкчесе Гүзәлия Нигъмәтуллина, “Питер.Татар” порталы корреспонденты, Казан фәнни үзәге фәнни хезмәткәре Максим Кузнецов булдылар. Делегация “Ватан-Ана” монументы янына Татарстан Республикасыннан венок һәм кызыл канәфер куйды, аннары Татарстан Республикасыннан мемориаль такта янына, Шамил Шәяхмәтов Ленинградны саклаган Татарстаннан гаскәриләр турында сөйләм әйткәч (безнең җиребездә 40 мең татарстанлы сугышкан, алар арасыннан 17 меңесе һәлак булган), анда да чәчәк куелды.


Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итүенчә, аның коллективы да Пискарёв мемориаль зиратында тантаналы-траурлы церемониядә катнашкан.

Без һәрвакыт Ленинград блокадалавы корбаннары, җиребезне саклаган каһарманнарыбызның батырлыгы турында хәтерләргә тиешбез!
Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.






108
