24 гыйнварда Санкт-Петербург Милләтләр йортында чуваш “Парне” ансамбле (җитәкчесе Татьяна Ильина) үз юбилеен билгеләп үтте, аңа 20 ел тулды. Юбилей хөрмәтенә ансамбль концерт оештырды, бу концертта үзләре генә түгел, башка ансамбльләр дә катнаштылар. Алар арасында татар “Сандугач” ансамбле дә булды.

20 ел – үзешчән ансамбль өчен бик зур срок. Һәм анда хәзер дә нәкъ баштан катнашучыларның булуы бик мактаулы. “Парне” ансамблендә төрле яшьтәге артистлар җырлыйлар, яшь хатын-кызлар да, 80 яшьлек әбиләр дә бар. Һәм барысы да чуваш телен һәм мәдәниятен бик хөрмәтлиләр һәм яраталар.

Бар Петербург чувашлары да яраткан ансамбль

“Парне” ансамбленең юбилеена Санкт-Петербург Милләтләр йортында зур фольклор концерты оештырылган иде. Анда тамашачылар “Парне” ансамблен генә түгел, башка ансамбльләрне дә – чуваш “Юрату” җыр ансамблен (җитәкчесе Мария Кондратьева), чуваш “Ахаяс” бию ансамблен (җитәкчесе Пелагея Терентьева), коми җәмгыятенең ансамблен (һәм аның солисткасын Генриетта Тимошинаны), удмурт “Невский италмас” ансамблен, белорус “Белые Росы” җыр ансамблен, калмык һәм азәрбайҗан бию ансамбльләрен дә күрделәр. Мария Кондратьева җыр белән һәм Пелагея Терентьева бию белән мөстәкыйль рәвештә дә чыгыш ясадылар. Бу концертта Чувашстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан, Федерал Россия чувашлары милли-мәдәни автономиясеннән, Чуваш милли конгрессыннан, Санкт-Петербург Милләтләр йортыннан котлау сүзләре яңгырадылар. Санкт-Петербург чуваш мәдәни җәмгыяте рәисе Владимир Живов һәм Санкт-Петербург чуваш милли-мәдәни автономиясе рәисе, Ленинград өлкәсе чуваш мәдәни җәмгыяте рәисе Валериан Гаврилов артистларны шәхси рәвештә котладылар. Чуваш “Парне” ансамбле артисткасы Алиса Шарпаевага Чувашстан Республикасы атказанган артисты исемен бирү турында сертификат тапшырылды.

Бу концертта татарлар да катнаштылар: безнең яңа “Сандугач” ансамблебыз “Очрашу” җырын башкарды. Аннары аның җитәкчесе Гүзәлия Нигъмәтуллина бию белән дә чыгыш ясады. Яңа татар ансамблебызга уңышлар телибез!

Татар «Сандугач» ансамбле чуваш «Парне» ансамблен котлый

Концертта чуваш җыры белән мин үзем дә катнаштым дип әйтәсем килә. Константин Евруковның репертуарыннан “Ҫурхи вӑрманта” җырын мин беренче тапкыр Зифа Иванова белән узган елның май аенда Бугры шәһәрендә “Акатуй” бәйрәмендә башкардым, хәзер исә тагын да бу җырны чувашларның бәйрәмендә башкарасым килде. Татьяна Ильина тәкъдимем белән риза булды һәм миңа концертта чыгыш ясарга мөмкинлек бирде. Моның өчен аңа зур рәхмәт! Ә чыгышым бик уңышлы чыкты, зал минем белән җырлады да, чыгышымнан соң каты итеп кул чапты!

Ә бу кем?

“Питер.Татар” порталы исеменнән “Парне” ансамблен зур юбилее белән котлыйбыз һәм аңа яңа иҗади уңышлар телибез!

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

Гомуми фото
(Санкт-Петербург Чуваш мәдәни җәмгыятенең ВКонтакте сәхифәсеннән алынды)

Добавить комментарий

, , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , ,
Похожие новости