15 гыйнварда шәһәребездә елда беренче рәсми татар чарасы – Ринат Хәнәфиев һәм Алинә Акишина рәсемнәре күргәзмәсе ачылуы булып узды. Мин анда Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиленең элеккеге урынбасары, җәмәгать эшлеклесе Дамир Сабиров чакыруы буенча килеп кайттым.

Дамир Сабиров узган елдан бирле Татарстан даими вәкиллегендә эшләмәсә дә, татар чараларын оештыру белән шөгыльләнүдән туктамады. Ул вазифаи зат булганда да күп кешегә ярдәм иткән, хәзер дә ярдәм итәргә дәвам итә. Бу күргәзмәне дә оештырырга Петербургта яшәүче яшь рәссам кызга ул ярдәм иткән, моның өчен аңа зур рәхмәт белдерәбез!


Алинә Акишина 1993 елда Татарстан Республикасы Чистай шәһәрендә туган, 2015 елдан бирле Санкт-Петербургта яши. Казан федераль университетын “мөгаллим-рәссам” белгечлеге буенча тәмамлаган, аннары Санкт-Петербург сәнәгать технологияләре һәм дизайн дәүләт университеты магистратурасында “Декоратив-прикладной сәнгать” профилендә укыган. Ул һәрдаим төбәк, бөтенроссия һәм халыкара иҗади проектларда катнаша, хәзер олылар һәм балалар өчен мастер-класслар үткәрә. Театрлар белән рәссам һәм бутафория булдыручысы буларак хезмәттәшлек итә: ул Зур театр, Александринский театры, Г. А. Товстоногов ис. Зур драма театры һәм башка театрлар белән эшләгән. Кызык!

Хәзер Кыргызстанда яшәүче Ринат Хәнәфиевны ул үз остазы дип саный. Ул да Чистайда туган, иҗади күргәзмәләрдә катнаша, шәхси күргәзмәләр дә оештыра. Аны һәм Алинәне туган шәһәргә, туган якка, татар тарихына һәм мәдәниятенә карата мәхәббәт берләштерә, бу хәл аларның әсәрләрендә дә чагылдыра.

Күргәзмә ачылуы якынча 30 кеше җыйды. Аны шәһәребездә таныш рәссам, Татарстан Республикасы рәссамнары берлегенең Санкт-Петербургта вәкиле Илдус Вахитов алып барды. Чарада сәламләү сүзләре белән Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов, Василеостровский районы 5 нче китапханәсе мөдире Ләйсән Курмышова, А. Л. Штиглиц ис. дәүләт сәнгать һәм сәнәгать академиясендә эшләүче сәнгать белгече Руслан Бәхтияров чыгыш ясадылар. Үзем дә “Питер.Татар” порталы вәкиле буларак кыска рәвештә, Санкт-Петербургта татар иҗтимагый чараларының – күргәзмәләре, конференцияләре, форумнарының оештырылуының яхшы күренеш булуын ассызыклап, сөйләм әйттем. Аннары Алинә Акишина җыелганнарга үз остазының һәм үзенең рәсемнәре турында сөйләде. Һәр әсәр артында ниндидер тарих тора: мәсәлән, Ринат Хәнәфиевның ат сурәтләнгән рәсеме кыргыз риваятенә нигезләнә, ә Алинәнең мигъмари караламалары чынбарлыкта да бар булган Чистай биналарын күрсәтәләр.



Тантаналы өлештән соң җыелганнарны кечкенә фуршет көтте. Алинә һәм бер-берсе белән сөйләшеп, фотоларга төшеп, китапханә кунаклары сәгать дәвамында тарала алмый иделәр, ахры.
Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.
Фотолар авторныкы һәм Алинә Акишинаныкы.






117

