Килгән яңа елның беренче көнендә үз туган көнен Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе бар татарларына да таныш җәмәгать эшлеклесе – Шамил Абдул улы Алюшев билгеләп үтә.

Шамил Абдул улы – татар җәмгыятебезнең иң күренекле вәкилләренең берсе. Ул Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары булып тора, аны татар тарихы белән бәйләнгән проектларның күплегенә акча салган меценат булып та беләләр. Мәсәлән, ул Тоснодагы һәм Санкт-Петербург Калинин районы 146 мәктәбендәге Муса Җәлил бюстларын, Санкт-Петербург дәүләт университетындагы “Нур” газетасын бастырган Гатаулла Баязитов бюстын, Волков зиратында мемориаль комплексын ачу инициаторы һәм Петербург татарлары, Бөек Ватан сугышы һәм ислам темаларына язылган берничә китап бастырып чыгару иганәчесе дә булды.

Шамил Абдул улы Санкт-Петербург Калинин районы 146 мәктәбендә Муса Җәлил бюстын ачуга багышланган чарада чыгыш ясый

Ул һәрвакыт татарлар тарихы, татар телен һәм мәдәниятен саклау белән шөгыльләнүче кешеләргә ярдәм итә, аларның инициативаларын хуплый, шәһәребездә булып узучы татар мәдәни чараларына рәхәтләнеп йөри. Һәм татар оешмаларының җитәкчеләре,  активистлары аны һәркайда күрергә шат.

Хөрмәтле Шамил Абдул улы, без Сезне ихлас күңелдән туган көнегез һәм Яңа ел белән котлыйбыз! Гомерегездә бәхет хөкем сөрсен, ә Яңа ел үзе белән яңа уңышлар китерсен! Хуплавыгыз өчен зур рәхмәт!

“Питер.Татар” порталы редакциясе
Фотолар архивыннан һәм «Былбыл» театры төркеменнән.

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости