14 декабрьдә «Рыбацкий» мәдәният йортында бик кызыклы чара – Санкт-Петербургта беренче “Былбыл” татар халык театрының (җитәкчесе Сиринә Зинурова) “Театраль капустник” дип аталган концерт программасы булып узды. Тамашачыларга ул бик ошады!

Узып баручы елда без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Ул Җиңүнең Советлар Союзы күпмилләтле халкы тарафыннан яулап алынганын без һичкайчан да онытмаска тиешбез, илебездә яшәүче һәр милләт Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән. Нәкъ шуны хәтерләтеп, сентябрь аенда Санкт-Петербург мәдәният комитеты ярдәмендә Санкт-Петербург Халык иҗаты йорты “Возьмёмся за руки, друзья” Санкт-Петербург милли-мәдәни берләшмәләре һәм мәдәният һәм күңел ачу типтагы учреждениеләре коллективлары һәвәскәр нәфис иҗаты ачык шәһри фестивален оештырган, һәм бу фестивальдә “Былбыл” татар театры, Бөек Ватан сугышында катнашкан татар очучысы Мәгубә Сыртлановага багышланган үз куелышын тәкъдим иткәч, 3 нче дәрәҗә дипломнарына лаек булган (ә ул фестивальдә егермедән артык коллективлар катнашкан бит!). 10 ноябрьдә театр артистларын Санкт-Петербург “Троицкий” мәдәни үзәгендә фестиваль лауреатлары гала-концертында тантаналы рәвештә бүләкләгәннәр. Әлбәттә, үз “Театраль капустниг”ында Сиринә Зинурова җитәкчелегендә “Былбыл”чылар тамашачыларга бу куелышын программасының башында күрсәтергә хәл иттеләр. Анда Муса Җәлил һәм Мостай Карим шигырьләре, сугыш чорындагы җырлар яңгырый. “Былбыл”чыларның бу куелышы тамашачыларның күңелләрен тетрәндерде.

Ә аннары күңел ачу өлеше башланды. Театрның үзбәк катнашучысы Алигәүһәр Хәлилов бар татарларга да таныш “Ай, былбылым” җырын гитарага башкарды. Театрның дусты, “Бизәкләр” иҗади төркеменең әгъзасы, Санкт-Петербург татар җәмгыяте активисткасы Линара Николашкина “Карлар ява” җыры белән чыгыш ясады. Бу өлешне алып барган Зифа Иванова тарафыннан уйлап чыгарылган “Чишмә буенда” юмористик сценкасы программаны дәвам итте.

“Былбыл”чыларның концерт программасының күңел ачу өлешендә (Сиринә ханым аны “концертино” дип атады) күп нәрсә кызык бар иде. Альберт Габитов “Сандугач” җырын соло рәвештә башкарды, аннары ул “Яле, иркәм, карап кара” җырын театрда уйнаучы япь-яшь кыз Наилә Максутова белән бергә башкару өчен тагын бер кат сәхнәгы чыкты. Венера Гәрәфетдинова реприза (юмористик номер) тәкъдим итте, Розалия Ханикова татар биюен күрсәтте, Зифа Иванова да Эҗмәкәй бабай образында публиканы күңеллеләндерде. Тамашачыларны биетү дә булды: күңелле татар музыкасына биюләргә хәтта хөрмәтле кунаклар да – Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов һәм Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Шамил Алюшев кушылдылар!

Мин бу концертта үзем Морат Насыйровның “Я – это ты” татарчага тәрҗемә иткән җырын башкардым; җырчыга охшаш булу өчен сәхнәгә кара парик киеп чыктым. Публика өчен бу һич көтелмәгән идедер. Үземә татар телендәге җырны башка тавыш белән башкарырга бик тә җиңел булмады (ләкин минем нәкъ шундый мавыгуым бар), репетицияләү өчен дә бик күп вакыт та булмады (хәзер Ленинград өлкәсе Дуслык йортында көн саен диярлек вепс теленә кешеләрне укытам, Чайковский урамындагы Татар мәдәни үзәгендә татар теле курсларында да катнашам бит), ләкин үземнең алдымда куелган бурычны яхшы итеп үтәдем дип уйлыйм. Концерттан соң булган чәй эчүдә Шамил Шәяхмәтов хәтта: “Мине Максим һаман гаҗәпләндерә”, – дип әйтте.

Минем булачак хатынымның нәкъ шундый чәчләре булсын

Концертка кайтсак, программаның ахырында Розалия Ханикова һәм Наилә Максутова “татар теле гимны”н – Габдулла Тукайның шигыренә язылган “И туган тел” җырын башкардылар, алар белән бергә бу җырның соңгы юлларын җырлау өчен сәхнәгә концертның бар катнашучылары чыктылар. Җыр беткәч, тамашачылар аларга аягүрә: “Афәриннәр!” – дип кычкырып әйтә иделәр! Сиринә Зинурова кунакларга килгәннәре өчен рәхмәт белдерде, Шамил Шәяхмәтов һәм Шамил Алюшев исә һәр артистны мактадылар. Бу бик күңелле!

Без бик зур, күпмилләтле шәһәрдә яшибез, һәм үз милли мәдәниятен һәм телен саклау шундый шартларда бик авыр бурычка әверелә. Санкт-Петербургта беренче “Былбыл” татар халык театры бу эшкә бик зур өлеш кертә дию белән бәхәсләшеп булмый. Театр һәм музыка сәнгате кешеләрне кызыксындыра, үз телен ишетергә мөмкинлек бирә бит, шуңа күрә “Былбыл”чыларның шәһәребездә бурычы бик мөһим. “Былбыл” театрына алда да татар мәдәниятен халыкка кертергә, кешеләрне спектакльләре һәм концертлары белән шатландырырга, яңа җиңүләргә ирешергә насыйп булсын!

«Былбыл»чылар һәм аларның дуслары

Санкт-Петербург “Былбыл” татар театры җитәкчесенә Сиринә Зинуровага, сәхнәдә җыр белән чыгыш ясап, гадәти булмаган күңел ачу мөмкинлеген биргәне өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм!

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

Фотолар авторныкы, Лев Бабуринныкы һәм «Былбыл» театрының төркеменнән.

Добавить комментарий

, , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , ,
Похожие новости