Татарстан Республикасының даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов, «Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлар җәмгыяте» төбәкара мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы рәисе Рәшит Мәһдиев һәм «Трейд» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Мәһдиев Санкт-Петербург шәһәре Мариин хастаханәсендә булды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

Сәфәр барышында хастаханәдә дәваланучы Татарстан һәм Башкортстан хәрбиләренә адреслы ярдәм күрсәтелде. Сорау буенча кирәкле медицина һәм гигиена чаралары, шулай ук татлы бәйрәм күчтәнәчләре тапшырылды.

Делегация хәрбиләр белән аралашты, аларның хәлен белеште һәм ихтыяҗлары турында сорашты.

Санкт-Петербург татар җәмгыяте һәм меценатлары мондый очрашуларны һәм хәрбиләргә, ветераннарга һәм авыр хәлдә калган барлык якташларга ярдәм күрсәтү чараларын системалы рәвештә оештыра.

Татарчага тәрҗемә чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-daimi-vakillege-delegaciyase-peterburg-mariin-xastaxanasena-xarbilar-yanyna-kilde-5915549

Добавить комментарий

, , , , ,
Похожие новости