Propellers.pro анимация студиясе «Барсиклар» мультимедиа проектын яңа өлешен тәкъдим итә: мәктәпкәчә һәм башлангыч яшьтәге балалар өчен мультфильмнар һәм җырлар.
Җырлар – «Барсиклар» мультимедиа проектының бер өлеше, мәктәпкәчә һәм башлангыч сыйныф балалары өчен тулы бер медиа-галәм. Аның нигезендә – ак барслар гаиләсенең һәм аларның чит ил кунагы Неконың тарихы. Проект кысаларында студия инде татар телендә беренче «Барсиклар һәм Неко» буягыч-комиксны чыгарды. Китапны проектның Telegram-каналыннан (http://t.me/barsiklar_gailese/32) бушлай йөкләп алырга мөмкин. Проект Казан мэриясе гранты ярдәме белән чыгарылды.

Проект идеясе авторы, Propellers.pro студиясе директоры Артур Шамшадинов:
– Безнең буын балачакта караган мультфильмнардагы җырларны әле дә җиңел искә төшерә. Безнә тагын шулай нәрсә берләштерә ала соң? Музыка бүген дә шул ук көчкә ия, әмма хәзер балалар өчен мәгънәсез, өстән-өстән генә эшләнгән җырлар бик күп. Ә без язган җырларның текстлары – җылылык, игелек, мәдәният һәм гаилә турында. Бу без өчен бик мөһим! «Барсиклар» проекты кысаларында без бөтен гаилә белән бергәләп җырлана торган көйләр тудырырга омтылабыз.
Propellers.pro студиясенең чираттагы инициативасы – «Барсиклар. Балалар җырлары» – Президент Мәдәни инициативалар Фонды тарафыннан хупланды. Төп геройлар — барсиклар Ләйлә, Марат һәм аларның дусты Неко — балаларны Татарстан мәдәнияте үзенчәлекләре белән күңелле җырлар һәм биюләр аша таныштыра. Проект татар мәдәниятенә һәм теленә балалар һәм өлкәннәр арасында кызыксыну уятуны максат итеп куя.




Ике телле җырлар рус һәм татар телләренә кызыксынуны үстерүгә ярдәм итә, мәдәниятне төрле милләт балалары өчен якын итә һәм халыклар арасындагы бердәмлекне ныгыта. Барлык клипларны сылтама аша карап була: https://vkvideo.ru/playlist/-228509377_1
Җырлар яздыруда Defne, Beku һәм Илзирә Әлиәкбәрова, Илгиз Шәйхразиев кебек яшь җырчылар катнашкан. Җыр сүзләренең авторлары – Зөләйха Камалова һәм Артур Шамшадинов, ә композиторы – Ринат Субаев, анимацион клиплар режиссеры – Ольга Тайи. Проектның башкарма продюсеры – Лилия Хуснутдинова.
Проектның символы — кар барсы, Татарстан эмблемасы. Ул гаилә, буыннар чылбыры, туган мәдәнияткә мәхәббәт һәм халыклар бердәмлеге төшенчәләрен гәүдәләндерә.








40

