26 ноябрьдә популяр татар җырчысы Иркә Санкт-Петербургтагы “Лилия Тимнең киләчәк театрында” татар эстрада музыкасын яратучылар өчен концерт бирде. Аны “Питер буйлары” татар һәм башкорт яшьләренең оешмасы (җитәкчесе Юлия Хучашева) оештырды.

“Лилия Тимнең киләчәк театры” Юрий Гагарин ур., 1 йорт, адресында урнашкан. Анда гадәттә зур кызыксыну уята торган балалар өчен интерактив спектакльләр бирелә (мәсәлән, динозаврларга багышланганнары). Шул йортның икенче катында бик тә зур түгел концерт залы урнашкан – элек быел бу залда Мәскәү “Алтын Ай” башкорт бию ансамбле концерт биргән иде. Кичә исә анда ук татар җырлары яңгырый иде – үз концертын җырчы Иркә бирде!


Эх, мин егет бит.
Иркә шәһәребездә, үзенең сүзләренчә, беренче тапкыр булды, шуңа күрә ул тамашачыларны үзе белән таныштырырга хәл итте. “Минем паспорт буенча исемем Айгөл, миңа 41 яшь”, – дип сөйләде Иркә. “Минем өч кызым бар: Айсылу, аңа 23 яшь, Әминә, аңа 11 яшь, һәм кечкенә кызым Сөембикә, аңа 10 яшь кенә”, – дип дәвам итте ул. Иркә: “Мин колхоз гаиләсеннән чыккан кыз, чын-чып мишәр”, – дип әйткәч, залда кызу хәрәкәт башланды кебек. Җырчының: “Монда мишәрләр бармы?” – дигән соравына күп кеше кулын күтәрде. Димәк, Петербургта мишәрләр (бу татар халкының көнбатыш өлеше, алар гадәти рәвештә Татарстан көньягында һәм көньяк-көнбатышында, Нижгар, Пенза, Ульяновск һәм Самара өлкәләрендә, Мордовия Республикасында һәм башка төбәкләрдә яшиләр) күп икән. Ә җырчы сәхнәдән: “А русские есть в зале?” – дип сорагач, дүрт кул кына күтәрелде (үзем кул күтәрергә оялдым). Бәлки, татар эстрадасын руслар арасында яхшырак популярлаштырырга кирәкме?

Үз концертында Иркә тамашачыларга танылган инде хитларын да, яңа җырларын да башкарды. Мәсәлән, концерт кунаклары “Сәлам, сәлам”, “Кызыкмагыз матурларга”, “Ике билет”, “Без авылдан”, “Сыналган мәхәббәтем”, “Кил, кил” һәм башка җырларын тыңладылар. Концерт ахырында Иркә “Бер кайтасы иде туган якка” җырын башкарды, безнекеләр аны “Файда” ансамбленең башкаруыннан да беләләр. Концертта Иркә генә чыгыш ясамады – аның җырлары арасында бэк-вокалистларның да, биючеләрнең дә чыгышларын күреп була иде.



Концерт ахырында кайбер тамашачылар бии башлады. Мин дә, үземнең тыйнак табигатен җиңеп, гомеремдә беренче тапкыр концертларда биючеләргә кушылдым. Жәл, бу күңел ачу концерт тәмамланганда инде башланды – бәлки, киләсе мәртәбәләрдә үземә аны башларга оялмаскамы?

Иркәнең концертын оештырганы өчен “Питер буйлары” оешмасына һәм аның җитәкчесенә Юлия Хучашевага рәхмәт әйтергә кирәк. Оешма киләсе татар йолдызы концертын анонслады инде: киләсе елның 2 маенда безгә Илсөя Бәдретдинова килергә тиеш!














Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.






77

