23 ноябрьдә СКА-Арена стадионында Петербургта урнаша торган кытай “Шанхай Дрэгонс” командасы һәм Казаннан “Ак Барс” командасы арасында хоккей матчы булып узды. Казанлылар җиңде!
Шул матч Континенталь хоккей лигасы чемпионаты кысаларында булып узды. Ул бик киеренке иде: баштан кытай флагы астында чыгыш ясый торган “Драконнар” ике шайба керттеләр, ләкин аннары казанлылар да (Артём Галимов һәм Александр Барабанов), ике шайба кертеп, авыр хәлдән чыктылар. Овертаймнар җиңүчене билгеләмәде. Буллитлар сериясендә “Ак барс”лар җиңделәр!






Матчта «Шанхай Дрэгонс» командасына зур хуплау күрсәтелсә дә, «Ак барс» командасын да Петербург һәм Казан татарлары хуплый иделәр! Петербург татар кызлары Линара Николашкина, Алия Вәкилова һәм Гүзәл Исмәгыйлева, татар киемнәрен киеп, флешмоб ясадылар, аннары, җиңүне бәйрәм итеп, татарлар бергә «Тала-тала» һәм «Мин яратам сине, Татарстан» җырларын җырладылар.



(Барысын да Линара Николашкина җыйгач, Равил Ибраһимов фотога төшерде)

Үзем бу матчка иске дустым Мансур абый Аббазов белән килеп кайттым. Аңа зур стадионда булу, үз күзләре белән уенны күрү бик ошады. Үзенең сүзләренчә, ул соңгы тапкыр 1970 нче елларда Советлар Союзы һәм Канада командалары арасында бер матчны караган иде, хәзер исә тагын да хоккей матчында булу аңа бик кызыклы иде.

Матчтан соң без Казаннан килгән өч матур җанатар кызлардан кечкенә татарча интервью ала алдык. Аны телеграм-каналыбызда карагыз!

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.
Кайбер фотолар авторныкы, кайберләре Линара Николашкина һәм Гүзәл Исмәгыйлевадан алынды






84

