8 ноябрьдә “Туган як” татар яшьләр клубының чираттагы очрашуы булып узды. Ул очрашуда яшьләр биеделәр, яшь полиглотның үзе турында докладын тыңладылар һәм татар өстәл уеннарын уйнадылар.

Нәкъ монда татар яшьләр клубы эшли

Шәһәребездә ИТМО аббревиатурасы астында танылган университет бар, татарча аны Төгәл механика һәм оптика институты дип атап була. Анда киләсе физиклар һәм IT-белгечләр укыйлар. Һәм бу университетта татар яшьләр клубы бар, аның исеме – “Туган як”, ә җитәкчесе – студент, татар җәмгыятебезнең активисты Азамат Рәхимов. Үз тирәсендә Азамат төрле вузларда укучы, татарлар күптән яшәгән төбәкләрдән еракта яшәп тә, татар телен һәм мәдәниятен яратучы һәм аларны сакларга теләүче яшьләрне җыя.

8 ноябрьдә булып узган очрашуга сигез яшь килде – ИТМОдан гына түгел, кайберләре Санкт-Петербург дәүләт университетында һәм Югары икътисад мәктәбендә укыйлар икән. Очрашу башында Азамат һәм аның клубының катнашучысы Маргарита килгән кунакларга күңелле татар биюен күрсәттеләр, ә аннары кунакларның үзләрен дә, кечкенә мастер-класс уздырып, биеттеләр. Очрашуда өч егет һәм өч кызның килгәне нәкъ ул мастер-классны үткәрү өчен булды, диярсең. Беренче тапкырдан бию хәрәкәтләрен искә төшерергә авыр булса да, шундый күңеллеләндерүче активлык яшьләргә ошады.

Аннан соң Азамат очрашуга чакырылган махсус кунакка – Максим Кузнецовка сүз бирде. Яшь полиглот, татар һәм чуваш телләре үзөйрәткечләре авторы үзенең кайда туганы һәм укыганы, кайсы 18 тел белән эшләве, кайсы китапларны язып бастырып чыгарганы татарча сөйләде, доклады ахырында исә үзенең вепс, татар, чуваш һәм ижора телләрендә шигырьләрен укыды. Максимның сөйләве татар яшьләрендә зур кызыксыну уятты, аның чыгышыннан соң кунаклар тел белеменә кагылышлы кайбер сораулар турында фикер алыштылар.

Очрашуның өченче өлешендә яшьләр, чәк-чәк белән чәй эчеп, татар өстәл уеннарын уйнадылар. Азаматның күп шундый карточкалар уеннары бар, бу тапкыр “Что за мем” уены сайланды. Бу уенда һәртөрле татар тематикасы белән бәйләнгән күңелле рәсемнәр булган яшел карточкалар һәм биремнәр язылган кызыл карточкалар бар. Алып баручы (раунд саен ул алыштыра) бирем ишеттерерлек укыгач, уйнаучылар аңа үзләрендә булган алты яшел карточкалардан биремдә тасвирлаган вазгыятькә иң яхшы рәвештә туры килгән берсен биргәч, алып баручы үзенә иң охшаган карточканы сайлый һәм аның хуҗасына үзенең кызыл карточканы бирә. Кем башкалардан күбрәк кызыл карточка җыя, шул уенда җиңә. Аннары яшьләр сүзләр белән бәйләнгән уеннар да уйнадылар.

“Безнең клубыбыз чагыштырмача яшь, ул 2023 елда ясалган иде. Бу Санкт-Петербург вузларында эшләүче бердәнбер татар мәдәнияте клубы. Таныш булмаган мегаполиста, ватаннан еракта, яшьләргә үзеңне ялгыз түгеллеген тояр өчен шундый кечкенә ватан кисәге кирәк. Клубка ИТМО студентлары гына түгел, башка вузларның студентлары да йөри. Клубыбызда без татар телен, татар тарихын һәм мәдәниятен өйрәнәбез, татар биюе буенча мастер-класслар оештырабыз, тыгыз түгәрәктә гитарага татар җырларын җырлыйбыз, татар өстәл уеннарын уйныйбыз, ИТМОның башка клублары белән бердәм чаралар үткәрәбез, татар телен өйрәнү мотивациясен күтәрү өчен махсус полиглот булган кунакларны чакырабыз, татар концертларына, кинокүрсәтүләренә, спектакльләренә бергә йөрибез, Сабантуйда да катнашабыз”, – дип сөйләде порталыбызга “Туган як” клубының җитәкчесе Азамат Рәхимов.

Төньяк башкалада яшәүче татар яшьләренең үз телен сакларга теләве, үз мәдәнияте белән кызыксынуы бик шатландыра. Арабызда шундый егетләр һәм кызлар булса, телебез һәм мәдәниятебез, һичшиксез, алда да яшәячәк!

Быел “Туган як” клубы беренче тапкыр “Татарча диктант” акциясен оештыра. Аның җитәкчесе Азамат Рәхимов Петербург вузларында укучы бар теләүчеләрне көтә. Диктант язу 15 ноябрьдә сәгать 17:30 да Ломоносовская ур., 9, адресында 1604 аудиториядә булып узар. Сезнең киләсегез килсә һәм сез ИТМО студенты булмасагыз, алдан Азаматка языгыз.

Текст: Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

Фотолар авторныкы, төп фото буларак Азамат Рәхимов ясаган видеодан скриншот файдаланылды.

Добавить комментарий

, , , , , ,
Похожие новости