10 ноябрьдә Санкт-Петербургта тагын зур татар концерты булды. Быел шәһәребездә инде чыгыш ясаган популяр җырчы Гүзәл Уразова яңа концерт программасы белән кайтты!

“Кабатланмас” – нәкъ шулай дип атала Гүзәл Уразованың яңа программасы. Һәм бу программа җырлардан гына гыйбарәт түгел икән, ул юмористик өлешне дә үз эченә ала. Тимерьюлчылар мәдәният сараенда булып узган концертны зур экранда “татар галимнәре уйлап чыгарган беренче татар IT-ярдәмчесе Алисә” башлады (ул нәрсәдер белән Гүзәл Уразованың үзенә охшаш иде), аннары ул берничә тапкыр юмористик өстәмәләрдә “кабызылды”. Һәм Гүзәл Уразова, узган концертта кебек, берүзе генә сәхнәдә чыгыш ясамады – аңа сөйгән пары, җырчы һәм бизнесчы Илдар Хакимов ярдәм итте. Ә аларга музыкантлар һәм матур кызлар-биючеләр ярдәм иттеләр.

Зал туп-тулы иде, буш урын һич юк иде. Бу, Гүзәл Уразованы шәһәребездә беләләр һәм яраталар, дип ачыктан-ачык исбатлый. Гомумән алганда, татар җырчыларының концертлары бездә һәрвакыт зур популярлыкка ирешә диярлек. Санкт-Петербург татарлары заманча татар музыкасын яратып тыңлыйлар һәм сөйгән артистларының концертларын түземсезлек белән көтәләр; бәлки, шәһәребездә яшәүче татарларның күплеге өчен бу музыка һәм концертлар үзләрен туган мәдәнияте белән бәйләнүче иң нык җеп. Һәм бу җеп кешеләр өчен бик кыйммәтле.

Үз концертында Гүзәл Уразова һәм Илдар Хакимов тамашачыларга күптән таныш инде хитларны һәм яңа җырларны башкардылар. Концерт уртасында чара дискотекага әверелә башлады кебек: иң кыю кызлар залның зур үтү юлында, сәхнә алдында, бии башладылар. Һәм концерт озаграк барган саен, биючеләр арта бара иде. Җырчы соңгы җырын башкарганда, залның яртысы бии иде инде. Һәм бу соңгы җыры – “Тимәсен тик күзләрем” исемле хиты – күпләргә таныш; “Питер буйлары” телеграм-чаты катнашучылары аны минем үземнең башкаруымда да беләләр, дип елмаеп әйтәсем килә.


Концертка килгән татар активисткабыз Диләрә Йосыпова, сәхнә алдында күңел ачканда, концертны видеога төшерә иде. Гүзәл Уразова, моны күреп алып, Диләрәгә ярдәм итәргә хәл итте (килеп чыккан видеоны телеграм-каналыбызда карагыз).

Кайбер тамашачылар, шул исәптән кечкенә кызлар да, җырлар арасында тәнәфәсләрдә сәхнәгә менеп, җырчыга чәчәк бүләк итә иделәр. Шул кыю тамашачыларның берсе үземә һәм дусларыма аерым рәвештә истә калды. Гүзәл аннан: “Синең исемең ничек?” – дип сорагач, ул: “Максим”, – дип әйтә; үзе дә кыяфәте буенча миңа бик охшаш. Аның, рус егетенең, мөгаен, кара чәчле татар кызы белән концертка килгәне күренә иде. Кем ул соң? Бер Максим татар кызын тапкач, башкасы да табар микән?

(Суфлёрдагы сүзләрне мин яхшы беләм)
Скриншот Юлия Хучашеваның телеграм-аккаунтында урнаштырылган видеодан алынды
Гүзәл Уразованың концертын безгә бүләк иткәне өчен “Питер буйлары” татар һәм башкорт яшьләренең оешмасына һәм аның җитәкчесенә Юлия Хучашевага бергәләп рәхмәт әйтик, дуслар!

















Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.






151

