6 ноябрьдә Ленинград өлкәсе Дуслык йортында Зур этнографик диктантны язу булып узды. Бу акциядә катнашу өчен төрле милли-мәдәни оешмалар вәкилләре килделәр, татар җәмгыятебезнең активистлары да кушылдылар.

Быел Зур этнографик диктант үз беренче юбилеен билгеләп үтә: ул 10 тапкыр оештырылды. 2016 елда ул беренче тапкыр булып узды: төрле кешеләр үз теләге буенча үзләренең Россиядә яшәүче халыкларга кагылышлы белемнәрен тикшерү өчен җыелдылар. Саналганча, бу мәгърифи акция минем туган төбәгемдә (ягъни Удмуртия Республикасында) туган, ләкин үзем магистратурада укыган Санкт-Петербург дәүләт университеты Тарих институты этнография һәм антропология кафедрасы мөдире Алексей Новожиловтан, бу акциянең идеясен киңәшмәләрнең берсендә беренче тапкыр нәкъ ул әйтеп бирде, дип ишеткәнем бар. Зур этнографик диктант – бу, дөресен әйткәндә, диктант түгел. Ул рус теленнән “Тоталь диктант” белән аналогия буенча “диктант” исемен йөртсә дә, чынбарлыкта 4 җавап белән 30 сораудан гыйбарәт булган тест рәвешендә булып уза. Бу сораулар Россия халыклары тарихына, мәдәниятенә һәм аларны саклауның конституцион гарантияләренә багышланган була. Узган еллар белән чагыштырганда, минемчә, быел этнографик диктант сораулары бераз җиңелрәк булды. Һәм моны дөрес дип уйлыйм: шундый мәгърифи акцияләрдә сораулар саф белүгә түгел, ә сизеп алу сәләтенә юнәлдерелергә тиеш. Быел беренче тапкыр диктантның сораулары федераль һәм региональ өлешләргә бүленмәгән иде (бөтен илебез өчен сораулар бертөрле булды), утыз сораудан өчесен видеороликлар аша махсус хәрби операция катнашучылары укып бирделәр, дип билгеләп үтик.

Быел бу акция Россиянең төрле шәһәрләрендә, посёлокларында һәм авылларында 1 нчесеннән 10 нчы ноябрьгә кадәр булып уза иде, аңа онлайн рәвештә дә кушылырга мөмкинлек бар иде. Ленинград өлкәсе Дуслык йортында аны 6 ноябрьдә үткәрделәр. Россия халыклары турындагы үз белемнәрен төрле милли-мәдәни оешмалар вәкилләре килделәр, татар җәмгыятебездән Ленинград өлкәсе “Файда” татар мәдәни җәмгыяте рәисе Илнур Гарифуллин, Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Руслан Камартдинов, Сосновый Бор шәһәре “Кунак” җәмгыяте рәисе Рөстәм Малахов,активисткалар Роза Чеснакова, Рушания Газизова һәм мин акциягә кушылдылар. Диктант язу башлар алдыннан җыелганнарны Ленинград өлкәсе җирле үзидарә, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе урынбасары Андрей Панов һәм Ленинград өлкәсе Дуслык йорты җитәкчесе урынбасары, “Россия халыклары ассамблеясы” Ленинград өлкәсе буенча төбәк бүлеге җитәкчесе Елена Ермолина сәламләделәр. Сораулар арасында татарларга якын булган көрәшкә багышланганы да бар иде.

Үзем бу акциядә быел 93 балл тупласам, Роза Чеснакова 96 балл туплый алды. Без аны югары нәтиҗәсе белән чын күңелдән котлыйбыз!

Татар җәмгыяте активистлары Рөстәм Малахов, Максим Кузнецов, Рушания Газизова, Илнур Гарифуллин һәм Роза Чеснакова Ленинград өлкәсе Дуслык йорты каршындагы Рөстәм Хучашев исемендәге татар мәдәнияте музеенда

Этнографик диктант “Халыклар күп – илебез бер” шигаре астында булып уза. Чынлап та, барыбыз да бер илдә яшибез, һәм үзара дустанә яшәү, халыкара дуслык саклау өчен без бер-беребез турында белергә тиешбез. Нәкъ шул максатка Зур этнографик диктант юнәлдерелгән.

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

Төп фото – Ленинград өлкәсе Дуслык йорты рәсми телеграм-каналыннан, калганнары – авторныкы.

Добавить комментарий

, , , , , , , , , , , , ,
Похожие новости