4 ноябрьдә без илебезнең иң төп бәйрәмнәренең берсен – Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үттек. Ул көнне татар җәмгыятебезнең активистлары Выборгта бәйрәм чараларында катнаштылар, яшь активисткабыз Диләрә Йосыпова исә Бугры шәһәрендә бәйрәм концертында чыгыш ясаган.

Халыклар бердәмлеге көне – күпмилләтле илебез өчен бик мөһим бәйрәм, минемчә. Ул күптән түгел – XXI гасырда инде билгеләнсә дә, кайбер тикшеренүчеләр, халык аны ничек итеп бәйрәм итәргә кирәклеген аңламый дип, язсалар да, мин беләм: бу көнне без, илебездә күп төрле телләрдә сөйләшүче күп төрле халыкларның яшәвен искә алып, бергә, дуслыкта яшәүнең кыйммәтлеге турында уйланырга тиешбез. Руслар, татарлар, чувашлар, удмуртлар, кареллар, Кавказ халыклары, Төньяк аз санлы төп халыклары һәм башкалар – барыбыз да бергә, һәм, Алла бирсә, без гомергә бергә булачакбыз!

Без – бергә!

Ленинград өлкәсендә төп бәйрәм чаралары Выборг шәһәрендә булып уздылар. Аларда катнашыр өчен иртән автобус белән Санкт-Петербург үзәгендә урнашкан Ленинград өлкәсе Дуслык йорты яныннан төрле милли-мәдәни җәмгыятьләрнең активистларын үз эченә алган зур делегация китеп барды. Татарлар, башкортлар, казакълар, чувашлар, руслар, марилар, комилар, вепслар, ижоралар, ингерманланд финнар һәм башкалар да, бер автобус белән барып, Россия халыклар бердәмлеген бәйрәм чаралар башланыр алдыннан тойганнардыр инде. Татарлардан Выборгка “Файда” татар мәдәни җәмгыяте рәисе Илнур Гарифуллин, Ленинград өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Руслан Камартдинов, “Файда” ансамбле артисткалары Венера Мунжикова, Эльнара Хөсәенова, Роза Дмитриева, “Нур” ансамбле солисты Мансур Аббазов һәм мин, “чып-чын татар малае”, бардылар. Үземне бу чарага Ленинград өлкәсе Хөкүмәтеннән чакырдылар, дип билгеләп үтим әле.

Халыклар бердәмлеге көненә багышланган Выборгтагы бәйрәм чаралары Выборг полклары мәйданында, “Хәрби дан шәһәре” истәлекле стеласы янында башландылар. Дуслык йортыбызның делегациясенең башына Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко торды. Тантана алып баручылары, без бүген бар Россия саклаучыларын да – XVII гасыр башында илебезне ләһләрдән коткарган Минин һәм Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесен, Бөек Ватан сугышында фашистларга каршы сугышканнарны, хәзер баручы махсус хәрби операциядә катнашучыларны да искә алып, аларга хөрмәт күрсәтәбез, дип әйткәч, тынлык минутасы игълан ителде. Аннары Александр Дрозденко, Ленинград өлкәсе Дуслык йорты делегациясе әгъзалары һәм башка бу чарада катнашкан оешмалар вәкилләре истәлекле стеласы янына канәфер чәчәк куйдылар.

Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко белән гомуми фото
(аны табыгыз, мине дә табыгыз)

Бәйрәм итүнең икенче өлеше Выборг мәдәният йортында булды. Анда Выборг районы иҗади коллективлар концерты алдыннан инде күңелле иде. Кунакларны төрле милли күлмәкләр кигән кызлар каршылый иде, алар Выборг районы Советский посёлогыннан “Дивертисмент” һәм Светогорск шәһәреннән “Темп” бию коллективларыннан булганын белдем. Концертта татар биюен башкарган “Дивертисмент” коллективы җитәкчесе Светлана Гусева порталыбызга: “Без Казанда былтыр булдык. Бездә сәяхәтләрдән җирле халыкка карата мәхәббәт алып килеп, аны сәхнәдә гәүдәләндерү гадәтебез бар. Без кешеләрне төрле халыклар белән таныштырырга яратабыз, төрле халыкларга карата хөрмәт күрсәтәбез. Репертуарыбызда татар, мари, гөрҗи, рус, белорус, заманча эстрада биюләре бар”, – дип сөйләде.

Концертта Александр Дрозденко чыгыш ясады. “Бүген Ленинград өлкәсе, бөтен илебез кебек тә, Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәмнең тарихы дүрт гасырның тирәнлегенә барып бәйләнә. Бары тик бердәм, көчле, кыю халык авыр вакытларда үз илен дошманнардан саклый ала. Бүген дә күпмилләтле халкыбызның вәкилләре үз иле өчен көрәшәләр”, – дип әйтте төбәк башлыгы. Сөйләм әйткәч, ул яшь выборглыларга паспортлар, ә милли-мәдәни җәмгыятьләрнең вәкилләренә рәхмәт хатларын тапшырды. Губернатор тарафыннан бүләкләнгәннәр арасында “Файда” татар мәдәни җәмгыяте рәисе Илнур Гарифуллин да булды; аннан башка, рәхмәт хатлары Магомед Омаракаевка, Алия Кикеновага, Өмет һәм Ольга Салаевларга тапшырылды.

Концерттан соң Дуслык йорты делегациясе өчен ул бәйрәмнең өченче өлеше – бәйрәм фуршеты башланды. Бу кичәдә җыелганнарны Ленинград өлкәсе Дуслык йорты җитәкчесе Юрий Паламарчук, Ленинград өлкәсе җирле үзидарә, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе урынбасары Андрей Панов һәм бар теләүчеләр дә котладылар. Татарлардан котлау сүзләрен Мансур Аббазов һәм Эльнара Хөсәенова әйттеләр.

Всеволожск районы Бугры шәһәрендә дә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Анда “Ахаяс” ансамбленнән кызлар – Пелагея Терентьева һәм Диләрә Йосыпова катнашканнар. Алар үзләре дә бу бәйрәмне символлаштыра кебек: чуваш кызы ансамблен җитәкли һәм татар кызлары белән татар биюләрен башкара. Менә ул, чын халыкара дуслык! (Ул бәйрәмнән видео карагыз.)

Безгә, төрле милләтләр вәкилләренә, шундый дуслыкта мәңге яшәргә насыйп булсын!

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

Фотолар авторныкы, Ленинград өлкәсе Дуслык йорты рәсми телеграм-каналыннан һәм Диләрә Йосыпованыкы.

Добавить комментарий

, , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , ,
Похожие новости