Быел Санкт-Петербург Милләтләр йорты тарафыннан ел саен оештырыла торган, Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Мы вместе” концерты беренче тапкыр Боз сараенда (Ледовый дворецта) булып узды. Анда күп төрле милли ансамбльләр җырлары һәм биюләре белән чыгыш ясадылар, ләкин татар ансамбльләре ниндидер сәбәптән юк иде.

4 ноябрьдә без Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үттек, ә 5 ноябрьдә бәйрәм итү чаралары дәвам ителде. Санкт-Петербургта күп төрле халык ансамбльләре катнаша торган, Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм Санкт-Петербург милләтара мөнәсәбәтләр һәм миграцион сәясәтне гамәлгә ашыру комитеты ярдәме белән Санкт-Петербург Милләтләр йорты тарафыннан оештырыла торган зур “Мы вместе” концерты булып узды, аны 8000 нән артык тамашачы карады.

Залда буш урын юк диярлек

Бу концертка мин күптәнге дустым Мансур абый Аббазов белән барырга хәл иттем. Аның Боз сараенда элек беркайчан да булганы юк иде икән, һәм ул бик тәэсирләнгән иде, аңа концерт та, концерт мәйданчыгының үзе дә бик ошады. Бабайның бала кебек шатлануын күрү бик кыйммәтле.

Мансур абый канәгать!

Милли коллективлардан тыш, концертта Россия атказанган артисткасы Татьяна Тимохина җитәкчелегендә “Барыня” дәүләт бию ансамбле, Татарстан Республикасы һәм Кырым Республикасы атказанган сәнгатьләр эшлеклесе, подполковник Илья Колесников җитәкчелегендәге Ленинград хәрби округы җыр һәм бию ансамбле, Хәрби элемтә академиясе “Забава” бию ансамбле чыгыш ясадылар. Ә Россия халыкларының мәдәниятен күрсәтүче ансамбльләрдән Санкт-Петербург удмуртлары “Невский италмас” ансамблен, Джано Липартелиани исемендәге “Сихарули” гөрҗи бию ансамблен, башкорт “Ирәндек” җыр ансамбле белән чыгыш ясаган “Наза” бию ансамблен, эстон “Неево” фольклор төркемен, бергә чыгыш ясаган чуваш “Кевер”, “Юрату”, “Иролан” ансамбльләрен, әрмән халык бию “Амберд” һәм “Айастан” ансамбльләрен, Санкт-Петербургтагы Дагъстан Республикасы вәкиллеге каршындагы халык бию “Имамат” ансамблен атыйк (концертта күп башка ансамбльләр дә катнашты). Гадәттәгечә, иң зур кызыксыну Кавказ халыкларының ансамбльләренең чыгышлары уятты. Кавказлылар үз мәдәниятен саклый һәм аны күрсәтә алалар, күрәсең. Концерт ахырында Россия атказанган сәнгатьләр эшлеклесе, җырчы Игорь Корнелюк үзенең танылган “Дожди”, “Билет на балет”, “Город, которого нет” хитларын башкарды.

Игорь Корнелюк

Минемчә, быел, концерт бик зур, иң топ артистлар чыгыш ясый торган мәйданчыкта булып узса да, былтыргысы белән чагыштырганда ул шундый ук масштаблы һәм күңелле никтер булмый иде. Бәлки, бу тәэсир татарлар булмаганлыгыннан туды. Татар биюен “Эльданс” заманча стилизацияләгән бию ансамбленнән балалар башкарган булсалар да, концерт программасының ачылуында катнашкан “Барыня” дәүләт бию ансамбленең чыгышында татар өлеше булган булса да, чын татар ансамбльләре никтер булмый иде. Шәһәребезнең бар татар ансамбльләре һәм индивидуаль артистлары Боз сарае сәхнәсендә чыгыш ясаудан баш тартканнар микән? Аңлаешлы түгел.

Кореялыларның «Ариран» ансамбле

Шулай булса да, концерт тамашачыларга бик ошады, Россия халыкларының бердәмлеген тоярга мөмкинлек бирде. Концертка билетлар түләүсез таралганлыгы да бик мөһим: дәүләт үз гражданнарга, акча сорамыйча, илебезнең күпмилләтлелеген күрсәтергә әзер. Моны дөрес дип уйлыйм, һәм алда да шулай булсын.

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

Фотолар авторныкы һәм Санкт-Петербург Милләтләр йорты рәсми телеграм-каналыннан.

Барыгызга да сәлам!

Добавить комментарий

, , , , ,
Похожие новости