26 октябрьдә, якшәмбе көнне, “Татар түгәрәге” татар сөйләшү клубының очрашуы булып узды. Яшьләр, “Зәңгәр шәл” спектаклен алдан карап, аның турында фикер алыштылар.
Санкт-Петербург шикелле мегаполиста яшәп, үз туган телен ничек саклап тотарга мөмкин? Җавап бик гади: телдә сөйләшергә, тел кулланырга мөмкин саен кирәк! Ә шәһәрдә татарча сөйләшүче дуслар булмаса, нишләргә?
Татар сөйләшү клубын оештырып, аның очрашуларына кешеләрне чакырырга. Нәкъ шундый фикер 2023 елда “Татар түгәрәге” яшьләр сөйләшү клубының нигез салучыларына килгәндер. Алар, үзләре тирәсендә татар телен яратучы яшь кызларны һәм егетләрне җыеп, тәртипле рәвештә (ике атнада бер тапкыр) очрашулар үткәрергә тырышалар. 26 октябрьдә булып узган очрашуны клубның нигез салучыларының берсе Азалия Гыйльмуллина алып барды. Ул, “Татар түгәрәге” телеграм-каналында игълан урнаштырып, яшьләргә Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” пьесасы буенча спектакльне алдан карарга тәкъдим иткән. Аның турында татарча сөйләшергә җиде кеше җыелды, кемдер, минем кебек, беренче тапкыр килде.

Очрашуга килгән яшьләрнең татарча камил сөйләшә алмавы күренә иде. Ләкин алар татарча сөйләшергә тырышалар, онытылган яки билгеле булмаган сүзләрне бер-берсеннән сорыйлар, онлайн-тәрҗемәчедә дә сөйләшү өчен кирәкле сүзләр карыйлар. Бу, һичшиксез, хөрмәткә лаек. Бу клуб әгъзаларының шундый кызык гадәте бар икән: очрашу вакытында кемгәдер билгеле булмаган сүз яңгырса, алар аны кечкенә кәгазьгә язып куеп, бу кәгазьләрне түбәтәйгә салалар һәм очрашу ахырында, бу түбәтәйне һәм кәгазьләрне кулланып, “эшләпә” уйныйлар: уйнаучыларга, карамыйча бер кәгазьне түбәтәйдән чыгарып, анда язылган сүзнең мәгънәсен, бер тамырлы сүзләр кулланмыйча, башкаларга аңлатырга кирәк. Кем, сүзне аңлап, аны әйтә, шул киләсе кәгазьне ала, һәм уен, бар сүзләр дә аңлатылганчы дәвам ителә. Узган якшәмбедә булган очрашуда яшьләр бер-берсенә, мәсәлән, “әгъза”, “хакимият”, “котылгысызлык”, “зәвыклы”, “вәгъдә” сүзләрен аңлата иделәр. Һәм очрашуны алып баручы, һәр сүзне фотога төшереп, аннан соң, дуслар яңа сүзләр хәтердә калдыра алсын өчен, алар белән Quizlet сайтында онлайн-карточкалар ясый.

“Сoffee 3” каһвәханәсендә броньлаган вакыт тәмамлагач, яшьләр бер-берсеннән аерылмадылар һәм, дусларча сөйләшү дәвам ителер өчен, башка ресторанга бардылар. Һәм аннары без бергә Габдулла Тукай һәйкәленә кадәр дә барып җиттек.

“Татар түгәрәге” – бу татар телен сөюче дусларның җәмгыяте, һәм ул яңа әгъзаларны кабул итәргә һәрвакыт әзер. Бу җәмгыятькә кушыласыгыз килсә, аның телеграм-каналына язылыгыз: t.me/tatartugerek.
Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.






75

