25 октябрьдә кичен беренче тапкыр “Ангар” төн клубында Санкт-Петербург татар һәм башкорт яшьләренең “Питер буйлары” оешмасы дискотека үткәрде. Ул 26 октябрьдә иртә белән генә тәмамланды.
Укудан яки эштән ял итү өчен яшьләргә нәрсә кирәк? Һәм нәрсә татар һәм башкорт яшьләрен зур шәһәрдә үз теленә һәм мәдәниятенә тарта ала? “Питер буйлары” оешмасы рәисе Юлия Хучашева һәм аның ярдәмчеләре беләләр: милли рухтагы дискотекалар!



“Питер буйлары” активистлары милләттәшләре өчен күптән инде дискотекалар үткәрәләр, ләкин бу тапкыр шундый дискотека яңа урында – Большая Конюшенная урамындагы “Ангар” клубында булып узды. Бу клубны азбарда табарга бик тә җиңел булмаса да, ул шәһәр үзәгендә урнашкан, һәм шуңа күрә барысы өчен дә, төрле районнарда яшәүчеләр өчен, анда барып җитәргә уңайлы.

Дискотекага биер, күңел ачар өчен берничә дистә кеше килде. Төн буе аларны “Питер буйлары” оешмасы әгъзасы Илгиз Миндрәхмәнов (аны барысы да Dj Ильгиз буларак беләләр) күңеллеләндерә иде, ләкин бу тапкыр аңа Пермьнән килгән Dj Spark та ярдәм итте. Җырлар арасында тәнәфесләрдә кунакларны Юлия Хохлова конкурсларда катнаштырды. Мәсәлән, ниндидер кечкенә приз алыр өчен сирәк кулланылган билгеле бер сүз татарчага дөрес итеп тәрҗемә итәргә, билгеле бер геройның исемен аңа юнәлдерелгән эндәшүләр буенча әйтергә, танылган җыр аның үзгәртелгән яңгырашуы буенча танып алырга кирәк иде. Бу конкурслардан берсендә мин үзем бүләк ручкасын отып алдым.



Дискотекалардан башка, “Питер буйлары” оешмасы Санкт-Петербургта яшәүче татар һәм башкорт яшьләре өчен күп башка чаралар да үткәрә: мәсәлән, киләсе айда бездә Гүзәл Уразова һәм җырчы Иркә концертлары булачак, даими рәвештә футбол һәм волейбол уеннары да үткәрелә. Җәен исә татар һәм башкорт яшьләре бергә берничә көнгә табигатькә чыгып китәләр, диңгез буенда палаткаларда яшиләр. Шундый берничә көнлек очрашу “Яшьләр Сабантуе” дип исемләнә. Шәһәребездә татар һәм башкорт яшьләрен берләштерүче чараларны оештыруы өчен “Питер буйлары” оешмасы рәисенә Юлия Хучашевага һәм аның ярдәмчеләренә рәхмәт әйтик, дуслар!
Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

P.S. Милли дискотекалар яшьләргә үзара танышу өчен яхшы мөмкинлек бирәләр дип исәпләнә. Ләкин шуның өчен акрын биюләр күбрәк булсын иде, сез ризамы?


















92

