Бүген, 23 октябрьдә, үз туган көнен Санкт-Петербург КФУ Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәге татар теле методисты, Санкт-Петербург «Ак калфак – Нева» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Фирая Рәшитова билгеләп үтә!
Шәһәребезнең татар җәмгыятендә Фирая Рәшитованы белмәүче кеше юктыр. Ул бик зур иҗтимагый эш алып бара, бар теләүчеләрне татар теленә дә укыта бит. Аны күп төрле татар мәдәнияте белән бәйләнгән чараларда – бәйрәмнәрдә, конференцияләрдә, кинокүрсәтүләрдә күреп була. Бүген без аны чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз!
Хөрмәтле Фирая Илгизәр кызы, алда да шулай актив рәвештә татар телен һәм мәдәниятен саклау өлкәсендә тырышып эшләгез! Үз тирәгездә Сез фикердәшләрегезнең командасын җыя аласыз, бергә яңа уңышларга ирешергә насыйп булсын! Без Сезгә ихлас күңелдән сәламәтлек, бар теләкләрегезне тормышка ашыру өчен көчләр, бәхет телибез! Укучыларыгыз Сезне үз уңышлары белән шатландырып торсыннар!
Өстик: күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз боерыгы белән Фирая Илгизәр кызына милләтара тынычлык һәм килешүне ныгытуга өлеш кертү, татар милли мәдәниятен саклап тоту һәм үстерү өчен рәсми рәхмәтен белдерде. Күрсәткән хезмәтен югары дәрәҗәдә тану белән дә без Фирая Илгизәр кызын котлыйбыз!

Туган көнегез белән, Фирая Илгизәр кызы!
«Питер.Татар» порталы командасы
Фотода Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасы даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов Фирая Рәшитованы рәхмәт хаты белән бүләкли.






114

