Пәнҗешәмбе көнне 16 октябрьдә Петербургта И. И. Газа ис. Мәдәният һәм техника сараенда популяр татар җырчысының Ришат Төхвәтуллинның концерты булып узды. Ришат җанатарлар һәм татар эстрада музыкасын сөючеләр тулы залын җыйды. Концертны Санкт-Петербург татар һәм башкорт яшьләренең “Питер буйлары” оешмасы рәисе Юлия Хөчәшева һәм аның ярдәмчеләре оештырдылар.

Петербургта яшәүче татар яшьләре (һәм яшьләр түгел генә) Ришат Төхвәтуллинны үз шәһәрендә күптән көтә иделәрдер. Һәм ниһаять ул зур концерт программасы белән килде – Газа исемендәге мәдәният йортындагы концерт ике сәгать ярым дәвамында сузылды.

Ришат Төхвәтуллин музыкаль карьерасын күптән инде – 15 ел элек башлаган. Шулай дип  (“Сезнең белән 15 ел”) концерт исемләнде дә. Ата-аналарының улын сәхнәдә күрәсем бик тә килмәгән булса да, Ришат һәрвакыт үз хыялы артыннан барган һәм хәзер зур уңышларга ирешкән: аны төрле шәһәрләрдә яшәүче татарлар яратып тыңлыйлар, һәм аның концертларына билетлар тиз бетәләр. Хәзер ул өйләнгән инде, Алия хатыны белән баланы үстерәләр. Бу парга бәхет телисе килә!

Ул гармунда да уйный икән!

Петербугтагы концертта Ришат табынучылары тарафыннан иң сөйгән җырларны – “Мәтрүшкәләр”, “Сөю гөле”, “Сарман вальсы”, “Мәтәүтамак”, “Гомерем буе”, “Синнән башка”, “Сәлам юллыйм сиңа”, “Агым су”, “Мәхәббәтем”не һәм башкаларны башкарды. Берничә җырны аның дусты җырчы Линар Шәймөхәммәтов та башкарды, дип өстәп куярга кирәк. Тамашачыларның Ришат Төхвәтуллинның кайбер җырларын бергә, хор рәвештә җырлаганы үземне бик гаҗәпләндерде – димәк, ул чынлап та бик популяр җырчы, Татарстанда ерак яшәүче кешеләр аның хитларын яттан белсәләр һәм җырларга әзер булсалар. Концерт ахырында зал караоке-клубка әверелде кебек: берничә җырның текстлары артист артындагы зур экранда аерым юллар белән күрсәтелә иделәр, һәм тамашачылар яраткан җырчы белән бергә җырлый алалар иде.

Менә шундый караоке

Шәһәребездә шундый концертларның оештырылуы, минемчә, бик мөһим хәл. Музыканы барысы да яраталар, һәм шуңа күрә популяр татар артистларының концертлары мондагы кешеләргә туган теленнән һәм мәдәниятеннән аерылмаска ярдәм итәләр. Ришат үзе дә моның мөһимлеге турында сәхнәдән әйтте. “Без кемнәр булуыбызны һәрвакыт истә тотарга тиешбез. Туган телебез яшәсен! Моның өчен без эшлибез дә”, – дип әйтте ул һәм шуннан Петербургта чыгыш ясарга бик бәхетле булуын да өстәде.

Җырлый да, бии дә Ришат әфәнде!

Концерт тәмамланыр алдыннан гына сәхнәгә Санкт-Петербург татар җәмәгать эшлеклесе, «Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыяте» оешмасы рәисе Рәшид Мәһдиев Ришат Төхвәтуллинга «Җиңүгә 80 ел» лаеклы медален тапшырды. Ришат махсус хәрби операциядә катнашып яралашкан гаскәриләргә госпитальләргә йөри, дип әйтелде. «Бер тапкыр җиңдек, икенче тапкыр да җиңәбез!» – дип эндәште Ришат.

“Питер буйлары” оешмасы сезне киләсе татар концертларында да көтә! Искә төшерәбез: 10 ноябрьдә сәгать 19 да Тимерьюлчылар мәдәният йортында (Тамбовская ур., 63) Гүзәл Уразованың концерты, ә 26 ноябрьдә сәгать 19 да “Лилия Тимның киләчәк театры”нда җырчы Иркәнең концерты булып узар. Билетлар түбәндәге сылтамалар буенча сатып алып була:

Гүзел Уразова: https://shadan.media/concert#event/2562605
Иркә: https://iframeab-pre11713.intickets.ru/seance/67377236

Мәкалә әзерләүдә ярдәм күрсәткәне өчен Диләрә Йосыповага рәхмәт белдерәм.

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

Мәхәббәтем, кайда соң син?

Добавить комментарий

, , , , , , ,
Похожие новости