Бу атнада Каменностровский пр., 10 адресындагы “Ленфильм” киностудиясе кинотеатрында Татарстан киносы көннәре булып уздылар. Тамашачылар өч картина: “Әниләр һәм бәбиләр”, “Кырык дүртнең май аенда” һәм “Әлдермештән Әлмәндәр” карадылар.

Шәһәребездә бик күп татар яши, һәм алар өчен үз телен, мәдәниятен саклап тоту бик мөһим. Татарстандан, башка татарлар күптән яшәгән төбәкләрдән ерак яшәсәләр дә, кешеләр татар әдәбияты, заманча музыкасы, кинематографы белән кызыксыналар. Һәм музыка тыңлар өчен аны Интернетта табып яки татар концертына барып булса, кинематограф белән шулай эшләп булмый. Шуңа күрә Петербургта татар киноларын күрсәтү җирле татарлар өчен бик әһәмиятле вакыйгага әверелә.

Петербург тамашачылары “Ленинград” киностудиясе кинотеатрында 9 октябрьдә “Әниләр һәм бәбиләр” мелодрамасын, 10 октябрьдә “Кырык дүртенче май аенда” драмасын һәм 12 октябрьдә “Әлдермештән Әлмәндәр” мультфильмын карадылар.

“Әниләр һәм бәбиләр” – режиссёр Ирек Хафизов тарафыннан драматург Туфан Миңнуллин пьесасы буенча эшләнгән хатын-кызлар өчен кино, дип әйтер идем мин. Сюжет үзәгендә – Казан республика хастаханәсе перинаталь үзәгендә ятучы хатын-кызлар: Гөлфинә апа уникенче бала таба инде, казакъ кызы Алтынчәч баласын ирсез тәрбияләргә тиешлеген аңлавыннан күңелсезләнә, рус кызын Валентинаны бәхетле ире Саша көтә, ә Дилемма исемле кызның яңа туган баласын күрәсе һич килми, ул хәтта аны имезүеннән баш тарта. Тагын фильмда Альбина исемле хатынның роле зур. Яшь чагында аборт ясатканыннан бала таба алмаучы хатын-кыз үз баласы турында хыяллана, баласыз үзеннән ире китүеннән бик курка. Әмма республиканың иң яхшы хастаханәсенең табиблары да аңа ярдәм итә алмыйлар. Бала таба алмаучы хатын-кызның трагедиясе һәм беркемгә дә кирәк булмаган баланың трагедиясе бергә кушылалар: Альбина Дилеммадан аңа үз баласын бирергә ялына – һәм моны да бәхетле нәтиҗә дип әйтмәссең. Бөтенесенә дә карамастан, киноның ахыры яхшы: элек дорфа, вөҗдансыз булган Дилемма үз баласын алырга ризалаша, ә Альбина элек моңа каршы булган ире белән баланы балалар йортыннан алырга баралар. Шундый ахыр бәхетле, ләкин, минемчә, чынга охшамаган. Әмма тамашачы өчен нәкъ бәхетле финал кирәктер.

“Минем өчен Петербургта фильмны күрсәтүгә барып килергә бик мөһим булды. Мин бу фильмда төп рольләрдән берсен башкардым. Тамашачыларның эшебезне югары бәяләгәне бик шатландырды, кире элемтә кызыклы булды. Татар киносы алда да гөрләп үссен!” – дип уртаклашты порталыбыз белән Алтынчәчнең ролен башкарган Кадрия Вәлиева. “Минем ролем өлешчә казакъ телендә булды. Ләкин миңа бу авыр булмый – киресенчә, кызыклы иде. Миңа казакъ теле белән дустым ярдәм итте: ул аудиоязмалар җибәреп, миңа сүзләрнең ничек әйтелүен аңлата иде”, – дип дәвам итте ул.

Мин актриса Кадрия Вәлиева белән

Валентинаның ролен башкарган Юлия Маширова исә: “Мәдәни башкалабызда татар киносын күрергә мөмкинлекнең барлыгы – бик кызыклы һәм шатландыручы хәл. Татар җәмгыятенең үсүе, кешеләрнең татар киносын күрәселәре килүе бик шәп. Безнең кинобыз бик дулкынландыргыч; мин үзем әни булгач, үземнең хисләремне героинямныкылар белән чагыштыра алырмын”, – дип әйтте безгә.

Юлия Маширова

“Әниләр һәм бәбиләр” киносы тамашачыларның күңелләрен чынлап та бик дулкынландырган. “Әлеге фильм актуаль социаль проблемаларга кагыла, бер үк вакытта яхшылык һәм яманлык, мәхәббәт һәм гаилә, гаделлек һәм шәфкатьлелек, хыянәт һәм гөнаһларны йолып алу темаларын да ача”, – дип яза үз постында Питер татар театры җитәкчесе Гүзәл Исмәгыйлева. “Фильмның төп фикере булып үткәндәге хаталар аркасында әни булу мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән хатын-кыз язмышы тора. Нәкъ менә картина авторлары тарафыннан аның тарихы һәм баладан баш тартырга карар кылган героиня язмышы арасында төзелә торган параллель әсәрнең төп идеясен чагылдыра”, – дип саный ул.

10 октябрьдә Петербург татарлары “Кырык дүртнең май аенда” киносын карарга җыелдылар. Александр Далматов төшергән бу фильмны да мелодрама дип атап буладыр, ләкин бу мелодраманың ахыры начар, һич бәхетсез. Бу фильм Нурихан Фәттах пьесасы буенча куелган. Ул авыр ачлык сугыш еллары турында сөйли. Урман егуда эшләгәндә Хәмдия исемле кыз бала таба, һәм аны баласы белән аерырга җыеналар, баланы балалар йортына җибәрергә кирәк диләр. Хәмдия эшләрдән кача, яшертен туган авылына кайта, һәм анда ул, чит кешеләр аны күргәч, түрәләргә шикаять итмәсеннәр дип, йорттан чыгарга курка. Ә тормыш бик авыр, өлкән әнисенең ачлык шартларында хуҗалык йөртергә көчләре юк. Хәмдия үз баласын печән кибәненә калдыру коточкыч карарын кабул итә һәм шуннан соң акылдан язып үлә. Фильм күмү процессиясен күрсәтү белән тәмамлана. Ул тәмамлангач, тамашачылар озак вакыт дәвамында кузгалмыйча, эндәшмичә утыралар иде.

Александр Далматов тамашачылар алдында чыгыш ясый

Ә 12 октябрьдә “Ленфильм” кинотеатрында тулы зал җыелды һәм күп бала булды: “Татармультфильм” студиясе төшергән “Әлдермештән Әлмәндәр” тулы метражлы мультфильмы күрсәтелде. Бу мультфильмны режиссёр Сергей Киатров (титрларда шаяртуга Әкиятров дип язылган иде) Туфан Миңнуллинның танылган әсәре буенча куйган. Режиссёр сүзләренчә, бу драматургның иң төп пьесасы. Порталыбыз өчен Сергей Киатров Минтимер Шәймиевнең: “Туфан Миңнуллин башка бернәрсә дә язмаган булса, ул барыбер бөек әдип булган булыр иде”, – дип әйткәне белән экранизацияләү өчен үз сайлавын аңлатты. Мультфильм сюжеты буенча, “Күк канцеляриясендә” Әлдермеш авылында Бөек Ватан сугышында катнашып үләргә тиеш булган булса да, исән калган Әлмәндәр исемле картның яшәвен беләләр. Үз вакытында ул үлемне алдаган, һәм шул очракта, карт күккә китәр өчен, ул үзе махсус кәгазь имзаларга тиеш. Җиргә Җәл (үлем фәрештәсе) төшә, һәм ул Әлмәндәргә шул кәгазьне бирә, ләкин картның моны имзаларга теләге юк, аның көчләре күп, ул оныкларының балалары өчен җәй йортын төзи. Әлмәндәр әлне алдап йөри, ләкин, үлем фәрештәсенең аның кардәшләренә, якыннарына гомер елларын өсти алуын белгәч, карт кәгазьгә имза куярга ризалаша.

Мультфильм күрсәтүеннән соң залда дискуссия башланды, хәтта бер малай режиссёрга тирән рәхмәт сүзләрен әйтте. Ләкин тәнкыйтьләүчеләр дә булды: бер егет Әлмәндәрнең фронт дусты белән исерткеч эчүе белән ризасызлыгын белдерде. Баштан моны нигезләнмәгән дип уйладым, ләкин, бәлки, чынлап та балалар өчен ясала торган мультфильмнарда шуны күрсәтергә кирәк түгелме?

Санкт-Петербургтагы Татарстан киносы көннәре кысаларында “Әлдермештән Әлмәндәр” мультфильмының рус телле версиясе күрсәтелде (анда татарча берничә сүз генә бар), ләкин Сергей Киатров татарча версиясен дә барлыгын белдерде. Зал белән сөйләшү тәмамлангач, режиссёр балаларга мультфильм буенча эшләнгән татарча комикслар китапчыкларын таратты.

Сергей Киатров балаларга татарча комикс китапчыкларын тарата

Хәзерге Татарстан киносы югары бюджетлы булмаса да, анда спецэффектлар, компьютер графикасы кулланылмаса да, бу фильмнарда җан сизелә, дип әйтеп була. Шуңа күрә алар татар тамашачыларының гына түгел, киң публиканың да кызыксынуын уята алырлар. Һәм без Татарстан Республикасының “Татаркино” дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенә һәм Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллегенә шәһәребездә Татарстан киносы көннәрен оештырганы өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

Добавить комментарий

, , , , , , , , , , , , , , , , , , , , ,
Похожие новости