Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәре бара. (Аларның программасын без бастырып куйган идек инде.) Аларның кысаларында Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллеге Санкт-Петербург Җәмигъ мәчетендә экскурсия оештырды.

Санкт-Петербург Җәмигъ мәчете

Петербургта гомерем буе диярлек яшәсәм дә, күптән инде татар җәмгыяте белән дус булсам да, татарларыбыз өчен мөһим бинада – Җәмигъ мәчетендә элек беркайчан да булганым юк иде. Шуңа күрә, Татарстан Республикасы даими вәкиллегенең шул мәчеткә экскурсия оештыруын белгәч үк, мине язып куярга үтендем. Бу хакта һич тә кызганмадым.

Экскурсия алып баручы ислам дине нигезләре һәм мәчет төзү тарихы белән сөйләвен башлады

Экскурсиягә якынча 30 кеше – татарлар да, руслар да килделәр. Аны татар җәмгыяте вәкиле Әмир Панчеев алып барды. Әмир, яшь кеше, теология юнәлеше аспиранты, җыелганнарга баштан ислам дине нигезләре, пәйгамбәр Мөхәммәд (с. г. в. с.), һиҗрәт турында сөйләде, аннары, кунакларны мәчет ишегалдына алып баргач, мәчетнең барлыкка килгәне, төзелгәне турында сөйли башлады. Санкт-Петербургта Касыйм, Әстерхан, Пинзә губерналарыннан килгән татарлар һәрвакыт – шәһәргә нигез салу көненнән үк яшәгән сәбәпле, аларга үз гыйбадәтханәсе, ягъни мәчет кирәк иде. Әмма рәсми рәвештә шундый сорау 1881 елда гына күтәргән иде, ә хөкүмәттән мәчет төзү рөхсәте Беренче рус инкыйлабтан соң, 1906 елда, алынган иде. Мәчет төзү белән мөселман җәмәгать эшлеклесе, ахун Гатаулла Баязитов мәшәкатьләнгән иде (ул беренче татар телендәге “Нур” газетасын да Петербургта бастыра башлаган). Төзү тантаналы рәвештә 1910 елда башланган һәм 1920 елда гына тәмамланган. Ләкин шул вакытта илебездә дәһрилек идеологиясе хөкем сөрә иде инде.

Мәчеткә керү

1940 елда мәчет ябылган иде, аның бинасында дарулар складын ясаганнар иде. Һәм 1954 елда, легенда буенча, Ленинградта Индонезия президенты Сукарно рәсми визит белән булганда, аның мәчеткә кереп чыгасы килгәч, ул аның мәчет буларак эшләмәвен белде һәм Никита Хрущёвка моның белән ризасызлыгын белдерде. Бу хакыйкатьме, әллә хакыйкать түгелме, ләкин 1955 елда мәчетне дин тотучыларга кайтардылар. Һәм 1956 елда Сукарно Петербург Җәмигъ мәчетенә кереп чыккан инде.

Хәзер Җәмигъ мәчете Петербург мөселманнары өчен бик мөһим. Ураза һәм Корбан гаетләрендә мәчеткә һәм мәчет янына 200 000 кеше килгәли. Татарлар алар арасында күпчелек тәшкил итмидер, чөнки Петербургта хәзер күп үзбәкләр, таҗиклар, кыргызлар, азәрбайҗаннар яши.

“Православие динендәге кеше буларак, миңа ислам һәм мәчет тарихына чумарга, мәчеттә сакланган уникаль Коръәнне күрергә бик кызыклы булды. Мин мәчеттә икенче тапкыр (беренче тапкыр Казанда булдым), һәм миңа мәчет җиһазы, гарәп символикасы бик ошады”, – дип уртаклашты безнең белән экскурсиядә булган Санкт-Петербург дәүләт университеты Журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр югары мәктәбе студенты Кирилл Черепанов.

“Экскурсия миңа бик ошады, экскурсия алып баручы бик кызыклы сөйли. Үзем Казакъстаннан, анда мин еш кына мәчетләрдә булгаладым, һәм Санкт-Петербург Җәмигъ мәчетенә экскурсиягә килә алганыма мин бик шатмын”, – дип өсти анда ук укучы аның дус кызы Лилия Чугунова.

Мәчет янында ислам әйберләре кибете бар. Анда китаплар, намаз өчен келәмнәр, ислемайлар һ. б. әйберләр сатыла. Ә мәчеткә экскурсия ял көнендә оештыру турында сөйләсәк, моның өчен гаризаны иҗтимагый оешма исеменнән бер ай алдыннан бирергә кирәк.

Ислам әйберләре кибете

Безнең шәһәребез күпмилләтле һәм күпконфессияле, анда православныйлар, мөселманнар, лютераннар, буддистлар, иудаистлар бергә, дуслыкта яшиләр. Алда да шулай яшәргә Ходай насыйп бирсен!

Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллегенә экскурсия оештыру турында хәбәр иткәне һәм чакырганы өчен зур рәхмәт белдерәм.

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

Добавить комментарий

, , , , , , , , , ,
Похожие новости